Библиолагерьның өченче көне дә бик кызыклы һәм актив үтте. Ул «Әкиятләрне беләбез, әкиятләрне яратабыз!» девизы астында узды. Көнебез гадәттәгечә күңелле зарядкадан башланды. Аннары балалар «Әкият эстафетасы»нда катнаштылар, бу аларга әкият персонажлары: Дюймовочка, Золушка һәм Үги ана, А.С. Пушкин әкиятендәге карт, Иван – Царевич ролендә булырга мөмкинлек бирде. Кыскасы, вакытның узганы сизелмәде дә…
Китапханәче балалар өчен "Минем гаиләмнең яраткан әкиятләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә әдәби-танып белү сәяхәте уздырды, алар яраткан әкиятләрен кычкырып укыдылар. Балалар бик теләп яңа әкиятләр белән таныштылар, элеккеләрен искә төшерделәр, мавыктыргыч сынауларда катнаштылар. Алга таба “Әкиятләр буенча сәяхәт” дигән квест-уенда үзләренең белемнәрен сынадылар. «Колобок», “Өч кыз” әкиятләре буенча актерлар ролендә катнашып, балалар аеруча канәгатьлек кичерделәр. Чара азагында үзләренең яраткан әкият героен ясадылар, кыска мультфильмнар карадылар. Һәм, әлбәттә, һәркем яңа кызыклы әкиятләр китабы белән өенә кайтып китте.