«Мин яшим татар илендә, Татарстан - Ватаным»,

2024 елның 31 августы, шимбә

Ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне китап укучыларга республикабызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер кат искәртү, танылган язучыларыбызны һәм шагыйрьләребезне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен менә дигән мөмкинлек.

29 август көнне Теләче балалар китапханәсендә балалар өчен Республика көненә багышланган «Мин яшим татар илендә, Татарстан - Ватаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

Экспозициядә Татарстан Республикасының гаҗәеп тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган китаплар, альбомнар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International