Балалар белән бергәләп Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм төрле экспозицияләр белән зал буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрделәр. Музей директоры Фаягөл Миннехановна балаларга районның бай тарихы, күренекле шәхесләре турында сөйләде, музей экспонатларын: сугыш орденнарын, көнкүреш предметларны, картиналарны, милли костюмнарны карау мөмкинлеге тудырды. Малайлар һәм кызлар барлык экспонатларны да бик зур кызыксыну белән карадылар. Кызларны чәйникләр, кабалар, үтүкләр, бишек кызыксындырса, малайларга солдат баш киемнәре һәм костюмнары, көянтә, картиналар ошады. Балалар музей хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Мондый экскурсияләр балаларга патриотик һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли һәм туган як тарихы белән тирәнтенрәк танышу мөмкинлеге бирә.
Чараның икенче өлешендә китапханәче балаларга сүзлекләр турында сөйләде. Һәрбер телнең сүз байлыгын, дөрес итеп аралашу мөмкинлеген аңлау өчен безгә ярдәмгә китапханәдәге сүзлекләр ярдәмгә килүен аңлатты.
“От улыбки мир светлей” дип исемләнгән фотобәйге дә балалар күңеленә хуш килде.
Кыскасы, бүгенге көн дә истә калырлык булып, файдалы узды.