Республика көне уңаеннан район Башлыгының котлавы

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән  тәбрик итәм!

Татарстаныбыз Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья  аренасында абруен ныгытты, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитеште. Бу уңышларның нигезендә халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, милләтара һәм диннәр арсында булган татулык ята.

Бу бәйрәм күпмилләтле республикабыз халкының дуслыгын,  бердәмлеген гәүдәләндерә. Рәисебез җитәкчелегендә без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.

         Бәйрәм уңаеннан Сезгә нык сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, иминлек телим!

 

Ихтирам белән,

Теләче муниципаль

районы башлыгы                                                                      Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International