25 августта Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

25 августта Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Моннан 80 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелде. Бу көнгә Айдар авыл китапханәсендә "Бөек җыр ул, бөек Ватан өчен, сугыш кырларында үлүе" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга М.Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы, Муса Җәлилнең иҗаты, «Моабит дәфтәрләре» китабын язу тарихы турында сөйләде. Чарага тематик китаплар җыелмасы әзерләнде. Чара ахырында М.Җәлил, А. Алиш шигырьләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International