Бүген, 11 нче октябрь көнне, Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы Гатауллина Д.Г. 7 нче сыйныф укучылары белән “Туган якның күренекле кешеләре” дигән темага сөйләшү уздырды. Әлеге чара барышында укучылар үзләре эзләп тапкан мәгълүматлар белән таныштырдылар. Р.Садыков, Р.Шәйдуллина, Г. Кыямова, Р.Каюмоваларның иҗат җимешләрен укып киттеләр. Аларга багышлап ясаган презентация материаллары белән уртаклаштылар.
Шуңа күрә ул олы яшьтәгеләргә, инвалидларга китапларны өйләренә илтеп бирә.
Бу авторларның повестьлары киң катлау укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Алар беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә.
Баландыш авыл китапханэсе экология елы унаеннан балалар арасында "Без табигать баласы"дигэн фото бэйге игълан иткэн иде.Бу бэйгедэ балалар бик телэп катнаштылар. 10 нчы октябрь конне бэйгегэ нэтижэ ясалды хэм катнашучыларга грамоталар белэн истэлекле булэк тапшырылды.
Әлеге семинарда Казаннан социология фәннәре докторы, профессор , “Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме“ дигән пособиянең авторы Карцева Л.В , район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. чыгыш катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Семинарда сүз гаилә белеме (семьеведение) мәктәпкәчә белем оешмаларында бала шәхесен гаилә кешесе итеп формалаштыру, гаилә традицияләренең роле турында фикерләве һәм аларны кече яштәге балаларга белем һәм тәрбия бирү эше тәгъдим ителде. Бу семинарда безнең балалар күңелле чыгыш ясадылар.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 4 сыйныф укучылары белән көзге табигатькә сәяхәт оештырылды. Сәяхәтнең максаты - сәламәтлекне ныгыту, укучылар арасында үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү. Сәяхәттә укучылар көзге табигатьне күзәттеләр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Укучылар бу сәяхәттән бик канәгать калдылар.
Мәдәният йортына авторның иҗаты, авылның тарихи үткәне белән кызыксынучы бик күп авылдашлар һәм кунаклар җыелды. Кичәдә автор үзе һәм фильмда уйнаган актерлар катнашты. Фильмның режиссеры Н.Җамали кино төшерү тарихы белән таныштырды. Бу чараны оештыру эшләрендә китапханәче Хисамева Г.Ә. актив катнашты. Фильм тамашачыга бик ошады. Авторга һәм катнашучыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
2017 ел- Россиядә экология елы дип игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда экология темасына багышлап төрле чаралар үкәрелә. Бу көннәрдә укучылар инфоурок үткәрә торган “Экология елы-2017” дистанцион олимпиадада катнашып, сорауларга җавап бирделәр. Экология буенча белемнәрен сынадылар.
Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек тудыра.
Китап уку баланың күңеленә кечкенәдән үк керергә тиеш. Чөнки әдәбият белән кызыксынмаган баланың игътибары, хәтере сүлпән була. Башкаларның фикерен тынлап, нәтиҗә чыгара белми, һаман бертөрле дөньяда яши. Китап уку нинди генә могҗизалар тудырмый! Ә балаларга хыяллану бик тә ошый. Шуңа күрә балаларда китапны ярату хисен кечкенәдән булдыру кирәк.