“Көзге мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “ Принеси добро на дом” девизы астында китапханәгә йөри алмаган китап укучыларның өйләрендә булып кайттылар. Өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларны, яшь бала белән өйдә утырган әниләрне вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырдылар. Мондый очрашулар китапханәчеләр тарафыннан даими үткәрелеп килә.
Бу чарага халыкка үзенең көчен һәм белемен биргән өлкәннәр чакырылган иде. Бәйрәм барышында мәктәп укучылары җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан барлык чакырылган кунакларга да чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләделәр. Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
2 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасына” йомгак ясалды. Акция кысаларында социаль яктан мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Ветераннар да үз чиратында яшь буынга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Алар балаларны тырышып укырга, туган илне яратырга чакырды. Укучылар өлкән буынның киңәшләрен үтәргә әзер торуларын белдерде.
1 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышлап “Хөрмәтебез олы сезгә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәмебез кунакларына иң изге теләкләр теләнде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр.Уртанчылар, өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар кышкы айларда гөлләргә су сибү, суган үстерү, туфрагын йомшарту белән шөгыльләнсә, җәйге айларда бакчада файдалы үләннәрне тәрбияләү, аларны аера белү, яшелчә, җиләк – җимеш, чәчәк түтәлләрен тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ә эш барышында тәрбиячеләребез балаларда сакчыл караш тәрбияләргә, әйләнә – тирәдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Ел әйләнәсендә балаларыбызны экскурсияләргә йөртәбез. Табигать кочагына оештырылган экскурсияләрдә балалар үсемлекләр, хайваннар, кош – корт, бөҗәкләр дөньясы турында булган мәгълүматларын тагын да тирәнәйтәләр. Елның төрле фасылларында әлеге теманы яктырту йөзеннән уздырылган акция, бәйрәм, бәйгеләрдә катнашу да балаларыбызның белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.Күптән түгел,”Салават күпере”ндә игълан ителгән“Чыршы утырт”бәйгесендә дә катнашып карарга булдык. Журналда өйрәтелгән тәртип буенча чыршы үстерү көндәлеген эшләдек. Көндәлектә кайчан утыртылуын, күпмегә үсүен күзәтеп бардык. Бүгенге көндә чырышыбыз әкеренгә үсә, балалар көн саен су сибәләр, төпләрен йомшаралар- бик кызыксынып агачның үсүен күзәтәләр.Бер чыршыны утыртып, үстерү генә дә никадәр хезмәт сорый икән бит! Табигатьне яратыйк һәм саклыйк, дуслар!
Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез. 30 сентябрь көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧҖ “Алан” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан өлкән кешеләребез кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең тематик концертын карады һәм үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар.
Беренчедән, сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән, кешелекнең асыл затлары – өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта. 29 сентябрь көнне, “Көзге яхшылык атнасы- изге эшләр эстафетасы ” кысаларында, әлеге матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты авыл җирлеге белән берлектә күркәм чара уздырды. Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. ачып җибәрде. Бәйрәмдә районыбыз имам-мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Фәләхиев тарафыннан үтемле вәгазьләр, хаҗ сәфәре турында сөйләнде. Өлкәннәр өчен җылы, кайнар ризык әзерләнде. «Сезнең юллар әле дәвам итә, яшәгез сез исән-сау булып!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.
"Көзге мәрхәмәтле - игелекле эшләр эстафетасы" кыссаларында , 29 сентябрь көнне Ямбулат авылында "Өлкәннәр көне" үткәрелде. Бәйрәмдә Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Валиуллин М.А һәм "Таң" ширкәте җитәкчесе Сөнгатуллин Р.М чыгыш ясадылар. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче , авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре көче белән өлкәннәр өчен концерт оештырылды. Игелекле эшләр бер атнага гына түгел, ә гомер буена дәвам итсен.