Алар сорауларга жаваплар биреп тарихны барладылар , шулай ук узлэренэ куп кенэ яна ачышлар ясадылар. Викторинабызны «Мин яратам сине Татарстан » жыры белэн тэмамладык.
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Ислам дине кадерле дин» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Республика көне – Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул. Шул темага карата китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде. Республика көне турында сөйләнелде. Әдәби мәйданда катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар Республика көне турында күп мәгълүмат алдылар.
30 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Республика көне уңаеннан "Илдә - көндә Төп канунча кылыйк бар гамәлләрне!.. дип исемләнгән гәҗит - журналлардан күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Безнең укучыларыбыз биредәге күргәзмә аша танышып бүгенге датаны, иң мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган көн, дип истә калдырырлар.
Шулай ук китап укучылар белэн Казанның истәлекле урыннары һәм Татарстан республикасы символикалары турында әңгәмә дэ булдып узды. Укучыларыбыз, республика турындагы тулырак мәгълүматны шул күргәзмәдән ала алдылар.
28 нче август көнне Татарстан Республикасы көне уңаеннан , Баландыш мәдәният йорты директоры Низамова С. Р. һәм Баландыш авыл китапханәчесе Нәҗипова М. Х. берлектә балалар белән "Туган ягым-гөлләр иле"дигән уен программасы оештырдылар.Табигать узенең җылы кояшлы нурлары белән елмаеп балаларны сәламләде. Балалар төрле хәрәкәтле уеннарда,"Әкиятне дәвам ит","Сузне әйтеп бетер"дигән конкурсларда катнашып куңел ачтылар, җырладылар, биеделәр.
Әлеге сәяхәт икмәкне ничек җитештерүләре, хезмәт кешесенә хөрмәт- тәрбия бирү максатыннан оештырылды. Кызыксынган сорауларга кирәкле җаваплар , рухи байлык алып балалар ойләренә таралаштылыр.
Әлеге бәйрәм “Без матурлык тудырабыз күңел түрендә, ул матурлык чәчкә булып күзгә күренә”- чәчәк букетларына конкурсны, “Җәй китап белән җылы!” акциясе җиңүчеләрен бүләкләүне, “Туган җирем, һәйкәл куям сиңа сүзләрдән!”-шигырь-җыр конкурсын; “Китапханә ачык һавада”-яңа китаплар тәкъдим итү кебек конкурсларны үз эченә алды. Шулай ук "Озын толым"конкурсы һәм август аенда лаеклы ялга чыккан хат ташучы авылдашыбыз да котлап үтелде, бүләкләнде. Җыр- моң белән үрелеп барган бәйрәм авыл халкына ошады. Кайнар чәй һәм коймактан да авыз итәргә мөмкин булды.
29 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен «Моя республика - мой Татарстан» исемле күрсәтмәле китап күргәзмәсе төзелде. Республика көне – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Беренче тапкыр ул 1991 елда билгеләп үтелгән. 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн. Бу көн - Казан шәһәренең туган көне буларак та бәйрәм ителә. Шул уңайдан, китапханәдә Республиканың Башкаласы турында күбрәк белергә ярдәм итүче китап күргәзмәсе оештырылды.
30 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Республика көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә “Туган ягым хатирәләре” исемле кичә үткәрделәр. Берләшмәгә йөрүче балалар бу кичдә туган җиргә мәхәббәт һәм дус-тату яшәүнең кирәклегенә төшенделәр.