ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Сусаклагыч Сауш авылы янәшәсендәге инештә авыл хуҗалыгы  җирләрен яхшырту программасы нигезендә Саба районың җаваплылыгы  чикләнгән”ПМК-Мелиорация “ ширкәте төзучеләре төзи.Заказчысы –җаваплылыгы чикләнгән “ТК Татмелиорация “оешмасы.

Үзәк авыл җирлегенең Сауш авылының Тукай урамнарында юл төзәтү эшләре башланды. Төзәтү эшләре « Строительство дорог щебеночно-песчаной смеси» дигән программа буенча Республика бюджеты счетына эшләнә.  540 метр юл ремонтланаячак.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

В Республике Татарстан продолжается реализация образовательной программы «Бизнес класс» совместно с ПАО «Сбербанк России» и компанией Google. Данная программа поможет Вам найти новые пути решения в вашем бизнесе и сплотить Вашу команду для одной главной цели – успешное развитие компании.

Соңгы вакытта көннәр аяз һәм кызу тора, яңгырлар да яумый. Шуның өчен яшелчә культуралары һәм чәчәкләр су сибүне таләп итә. Бигрәк тә кыяр, кишер, кәбестә кебек культуралар сугаруга мохтаҗ. Хезмәт практикасы үтүче укучылар бу көннәрдә су сибү белән мәшгуль. 

Бу уен турында без кечкенәдән телевизордан карап беләбез. Менә безнең балалар да үзләрен шул тапшырудагы уенчылар ролендә хис иттеләр. Куелган сорауларга дөрес һәм бик тиз җаваплар табып балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрә алдылар.

Һәр кеше «100 бөек»  сериясеннән булган китапларны   укып үзенең гыйлемен арттырып,  элек - электән безнең көнгә кадәр кешелек узган тарихи вакыйгалар, танылган эшлеклеләр, гүзәл әсәр һәм мәдәният белән таныша ала.

3 нче июльдән  20 нче июльгә кадәр Теләче урта мәктәбендә “Дуслык”  хезмәт hәм  ял  лагеры эшләде. Лагерьда  балалар  ял иттеләр hәм мәктәпнең тәҗрибә участогында практика үттеләр. Хезмәт hәм  ял лагерында ял вакытлары  балалар күңелендә  бердәм эшләр, кызыклы уеннар   hәм VI Халыкара яшьләр "Сәләт" белем бирү Форумында катнашу белән истә калачак.  

Бу көннәрдә Олы Мишә урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлек эшләре алып барылды: кабинетлар җыештырылды , мәктәп яны тәҗрибә бакчасы тәртипкә китерелде. Укытучылар медицина  тикшеренүләре үттеләр. Яңа уку елына  уку һәм тәрбия планнары, методик документлар эшләнә. Мәктәп яңа уку елына балаларны кабул итәргә әзер.

5 -7 август көннәрендә мәктәп директоры Сөнгатуллин М.М., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәсхетдинов А.Х. Алабуга шәһәрендә "Өстенлекле мәктәпләр" өчен уздырылган семинарда катнаштылар. Семинар кысаларында мәктәп күләмендә методик коучинг ярдәмендә педагогик кадрларның профессиональ үсешен тәэмин итү турында сүз алып барылды һәм укулыр оештырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  Фаттахов Энгель Навапович, директорлар, директор урынбасарлыры, мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре  катнашында август киңәшмәсенең секция эше дә алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International