Бу чара язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышудан башланды. Аннан соң "Язучы - натуралист В. Бианки" исемле презентация күрсәтелде. Алга таба “Битләре буенча китапны таны” дигән уен оештырылды. В.Бианкиның зур булмаган әсәрләреннән өзекләр укылды һәм балалар бу китапны дөрес атаган очракта китап экранда күренде. Аннары укучылар кошлар, хайваннар һәм үсемлекләр турында төрле табышмаклар чиштеләр. Ахырда балалар "Көн-төн" дигән уен уйнадылар. Балалар барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар.
Кешелекнең акыл дәрьясы саклана торган илаһи урын. 10 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар белән "Китаплар да авырый" дигән китап ремонтлау көне үткәрелде. Балалар бик теләп таушалган китапларны ябыштырдылар.
10 августа в актовом зале администрации Тюлячинского муниципального района, Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района совместно с ГБУ «ЦЗН» провели ярмарку вакансий. Об имеющихся вакансиях вопросах трудоустройства на предприятиях промышленного парка «Тюлячи» выступили руководители компаний ООО «ЛМР Пласт» (Кабиров Г.М.) и ООО «Авангард-Строй» (Павленко Л.Р.).
2017 елның 25 - 30 нче июль көннәрендә Теләче урта мәктәбенең укучылары VI халыкара яшьләр белем бирү Форумына катнашу өчен Биләргә барып кайттылар. Яна информацион технологияләрне өйрәнүгә , профессияләр сайлауга багышланган икенче смена Теләче районының талантлы балаларына кызыклы "Сәләт" илендә сәяхәт итәргә мөмкинлеген бүләк итте.
Бакчабызга йөрүче балалар өчен яшелчә бакчасы - хезмәт тәрбиясе бирү, аралашу, үзеңнең мөмкинлекләреңне белү һәм саф һавада булу урыны. Ә саф һава үз чиратында сәламәтлекне ныгыту һәм саклау. Яшелчә бакчасындагы хезмәтнең иң югары ноктасы – уңышны җыю. Балалар тәрбияче апалары белән бакчаны тәрбияләделәр: яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. Аларның хезмәте бушка китмәде. Безнең бакчада уңыш 2017 җыю башланды. Бүген үзебез үстергән суганны һәм сарымсакны җыеп алдык.
Резиденты промышленного парка «Тюлячи» расширяют своё производство, создавая новые рабочие места. Появляются вакансии: сварщики, разнорабочие, упаковщики, грузчики, бухгалтера. Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района совместно с ГБУ «ЦЗН» приглашает всех желающих на ярмарку вакансий, которая пройдёт 10.08.2017г. в актовом зале администрации Тюлячинского муниципального района по адресу: с.Тюлячи, ул. Ленина, д.46. Начало в 09:00. При себе желательно иметь резюме.
Мәктәпкәчә яшь ул - баланың иң әкияти чоры. Әкият балаларның иң яраткан әдәби жанры булып тора. Чын әкиятнең ахыры әйбәт тәмамлана. Әкияттә нәрсә генә килеп чыкса да, бар да яхшы булып бетә. Нәкъ менә әкият нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәненә төшендерә.
Агымдагы елда ЗАГС хезмәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, Иске Җөри урта мәктәптәбенең хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән гражданлык хәле актларын язу бүлегенә экскурсиягә бардык. Әлеге бүлекнең җитәкчесе Әнисә Хатиповна укучылар өчен экскурсия үткәрде һәм “Гаилә – тормыш нигезе” дигән темага чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу барышында укучылар күп кенә яңа мәгълүмат алдылар. Шундый кирәкле, файдалы очрашу оештырганнары өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт!
27 июль көнне әлеге комиссия Иске Җөри уртамәктәбендә булды. Мәктәп яңа уку елына укучыларны кабул итәргә әзер.