10 август көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы Мөслим районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан «Балаларга өстәмә белем бирү – шәхеснеӊ уӊышлы социальләшү тирәлеге» темасына уздырылган мәгариф хезмәткәрләренеӊ республика август киӊәшмәсе эшендә катнашып кайтты. Киӊәшмәдә Зөлфия Шамиловна Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2016-2017нче уку елыныӊ өстөмә белем бирү учреждениеләре рейтингы нәтиҗәсе буенча 33 куппрофильле төрдәш учреждение арасында III дәрәҗә Дипломга лаек булды .
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле төзүчеләр!
Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Мәгълүм ки, райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Теләченең социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Тормышның үзе кебек районда төзелешләрнең туктап торганы юк. һәм алар берничә юнәлештә алып барыла: социаль, мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалык объектлары, торак, юллар, электр-газ пинияләре төзелешләре һәм федераль программа нигезендә күпфатирлы йортларны ремонтлау. Шунысы куанычлы: бүген барлык юнәлешләр буенча да объектларда эш кайный. Эшнең сыйфаты, һәрвакыттагыча мөһим таләп булып кала. Төзүчеләрнең чын осталары һәрчак югары бәяләнәчәк.
Бәйрәмегез котлы булсын!
Мөхтәрәм тренерлар, физкультура укытучылары!
Теләче районы һәм спорт бер-берсенә якын төшенчәләр. Районыбыз яңадан торгызылганнан соң спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәввешен пропагандалауга зур игътибар бирелде, һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Шулай булмаса, районыбыз спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда әледән-әле җиңү яуламас иде.Ае-руча районыбызда спортның татарча көрәш, билбау көрәше, хоккей, кул сугышы, гер спорты, футбол, өстәл теннисы, ат спорты, волейбол кебек төрләре белән теләп шөгыльләнәләр. Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур.
Киңәшмәнең пленар өлешендә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов, республика яшьләренең инновацион, профилактик программалар эшләү үзәге җитәкчесе В.С. Коцюбинская, Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Т.А. Певгова, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе проректоры А.М. Галимов чыгыш ясады. Безнең район делегациясе составында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Тимур Имамиев та катнашты. Республиканың балаларга өстәмә белем бирү оешмалары арасында 2016/2017 уку елы нәтиҗәләре буенча Теләче районы балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге 2 нче урынга лаек булды, август киңәшмәсендә әлеге оешма җитәкчесе Т.Имамиев диплом белән бүләкләнде. Беренче урында Кукмара районы, 3 нче урында Яр Чаллы шәһәре.
Атна буе бакча хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкардылар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңладылар. Әлеге темага комнан “кабартмалар, бәлешләр” “пешерделәр” һәм” алтын башак “ темасына рәсем күргәзмәсе ясадылар. Атнаны йомгаклап балалар үз куллары белән кабартмалар ясап кардылар. Кабартма пешкән ис бөтен бакчага таралды, соңыннан нәниләр үз кабартмалырыннан авыз иттеләр. Балаларның алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.
Теләче районы җыелма командасы да әлеге ярышта катнашты. Безнең район җыелма командасы уенчылары ярышта катнашучылардан ике яшькә кече булсалар да, матур уен күрсәттеләр һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Беренче урында Саба командасы, икенчедә Арчалар, өчтә – Яулаштау командасы.
11 август көнне 3 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар өчен бәйрәм- Сабантуй үткәрделәр.Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып әзерләнгән иде әлеге чарага. Балалар төрле-төрле уеннарда катнашты, җыр-биюләрдә дисеңме.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге практика үтүләрен дәвам итәләр. Хезмәтләре күз алдында: мәктәп шау чәчәккә күмелгән, яшелчәләр гөрләп үсәләр. Бу көннәрдә участокта суган һәм сарымсактан мул уңыш җыеп алынды.
08 августа 2017 года сотрудниками отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Республики Татарстан в магазине мебели индивидуального предпринимателя Анохина С.Н. проведена разъяснительная беседа с продавцами по вопросам приобретения мебели, о проблемах и спорах возникающие по качеству и дефектах мебели, о правах потребителя мебели. В данном торговом объекте имеется широкий ассортимент мягкой и корпусной мебели, производства Волжский.
10 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә халыкара наркоманиягә каршы көрәш буенча «Наркотикларга – юк! Без тормыш яклы!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кургәзмәдә шулай ук тулы канлы яшәү мөмкинлеге, шулай итеп - наркотикларсыз яшәү кирәклеге турында да мәгълүмат куелды.