ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2017 ел
сишәмбе

15 август көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  шагыйрь, прозаик,  драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Гали улы  Миңгалимовнын  тууына 80 ел тулуга багышланган  “Рөстәм Мингалимовның  һәр  әсәре –мөстәкыйль һәм үзгә”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе  эшләнде.

12 август көнне Теләче мәйданчыгында районның спорт, яшьләр эшләре бүлеге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар спорт сәламәтләндерү үзәге, Олимп яшьләр үзәге, Форпост бүлеге белән берлектә физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Чараның ачылу тантанасында Теләче районы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., районның спорт, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Галеев А.В. улы да катнашты.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә дару үләннәрен җыю  дәвам итә. Газизова Г.Ф. җитәкчелегендә башлангыч сыйныф   укучылары командасы Ялантауга дару үләннәре җыярга кузгалды.Урамда балаларның шат авазлары гына ишетелеп торды. Эмоциягә бай булган көн бик тиз үтеп китте. Укучылар үз эшләреннән канәгатьлек хисләре алдылар.


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Каримуллин Динар да катнашып, билбау көрәше буенча 68 кг.кадәр үлчәү авырлыгында 1 урынга лаек булды. Аны чираттагы җиңүе белән тәбриклибез!

Республикабызда матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” исемле акция старт алды. Акция кысаларында матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкалар бүләк ителә. Акция кысаларында, шулай ук, 2-11 сыйныфларда белем алучы, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-ана белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга да хәйрия ярдәме күрсәтү ниятләнә.

Һәр кеше аз гына булса да кайчан да булса нәрсәдер төзегән,  киләчәген төзи, үз хыялларын торгыза. Төзү эшләрен хыялдагыча матур итеп башкару очен Шармыш авыл китапханәсендә төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган "Үз кулларыбыз белән төзибез" дигән   күргәзмәдә  тәкъдир ителгән китаплар ярдәм итәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар  йорт яны  кишәрлеген һәм башка күп кенә нәрсәләрне планлаштыру, йорт салу кебек эшләрдә  кулланма булып тора.  

Бу бәйрәмдә авыл балалары белән бергә шәһәрдән кайткан балалар да катнашты. Алар  бик күңелле итеп уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Физкультурачылар көне уңаеннан  Шармыш  авылы  китапханәсе янында "Сәламәтлекне эзләп саф һавага" дип исемләнгән чара уздырылды. Монда  балалар һәм  авыл  кунаклары катнашты. Төрле спорт уеннары – футбол, велосипедта йөрү, аркан тарту,  туплы уеннар үткәрелде.  "Физкультурниклар көне" дип исемләнгән әдәби экскурс уздырылды. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә тыңладылар, спорт һәм спорт ярышлары турындагы шаян викторинада катнаштылар, Теләче районындагы спорт өлкәсендәге казанышлар турында сөйләштеләр. Чара ахырында балаларга "Сәламәтлеккә физкультура аша " дигән күргәзмәдәге китаплар тәкъдим ителде.

12 август көнне  Урта Мишә авыл китапханәсендә Экология елына багышлап “Табигать ул – серле сандык” исеме астында уен - викторина үткәрелде. Балалар хайваннар, үсемлекләр дөньясына караган викторина сорауларына җаваплар таптылар.

Күргәзмәдә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыручы һәм хәзерге заманда яшьләр арасында киң таралган проблемалар турындагы язмалар да урын алган.  Шулай ук, күргәзмәгә яшьләр арасында популяр булган һәм аларга тәкъдим ителәсе яңа китаплар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International