ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 16 август  көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре “Тату гаилә” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, сигезенче дәрес үткәрделәр. Әлеге дәреснең  максаты: җәйге чорда өй яны мәйданчыкларында  асоциаль күренешләр булдырмау максатыннан рухи ял оештыру.

Сәяхәт барышында ,әлбәттә, бик күп кырмыска ояларын таптылар, кызыксынып аларның эшләгәннәрен күзәттеләр. Табигатьтә бик күп бөҗәкләр үсемлекләрдән башка яши алмый, ә үсемлекләр, киресенчә, бөҗәкләр ярдәме белән үсә икән. Балалар сәяхәттә бик кызыксынып үзләренең белгәннәре, күргәннәре белән, берсеннән- берсе уздырып,үз фикерләре белән  дә уртаклаштылар.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының иҗатына багышланган “Сүтелә уй йомгагы ” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары куелып әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.

15 август көнне Шармыш авылы китапханәсенә Н.Н.Носовның китапларыннан торган «Весёлая страна фантазёров»  дип исемләнгән күргәзмәгә яшь китап укучыларыбыз чакырылды. Алар язучының әсәрләре белән таныштылар. «Мишкина каша», «Дружок», «Огурцы», «Тук-тук-тук» һ.б китапларына  кыскача күзәтү ясалды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

15 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә язучы, шагыйрь, драматург Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел тулу уңаеннан "Тиктормас абый: Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Укучылар язучының иҗаты белән аның  күргәзмәгә куелган әсәрләре һәм башка материаллары аша таныша алалар. 

15 август көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тылсымлы шигърият дөньясы” дип исемләнгән күргәзмә халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел тулуга багышланып эшли башлады. Күргәзмәдә аның төрле елларда иҗат иткән шигырьләре, биографик мәгълүматлар урын алды.

Җәйге чордада да  3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, балаларның вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле шогыльләр үткәрәләр. Бербөтен кисәк пластилин тартып әвәләүне ныгыталар, шомарту алымын камилләштерәләр, предметның өлешләренең зурлылык дөрес бирүләренә ирешәләр. Балаларның табигатьнең гүзәллеген, аның байлыгы белән таныштыруны дәвам итәләр.                                            

Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге  көнгә (16.08.2017 ел) район буенча бөртекле культуралар 4200 га мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 20,6%ны тәшкил итә.  

2017 елның 15 нче август   көнендә Субаш  авылында яшәуче  Боек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Иван улына   94 яшь тулды. Шул унайдан хөрмәтле ветераныбызга Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф. Зариповнын  тәбрикләмәсе тапшырылды.

Иван абыйга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

15 август көнне Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Ивановичка 94 яшь тулды. Бу көнне ветеранны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International