ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

         Федеральным законом от 30.11.2016 № 401-ФЗ внесены изменения в положения Налогового кодекса Российской Федерации, увеличивающие  ответственность за несвоевременную уплату налогов, сборов и взносов. В отношении недоимки, образовавшейся с 1 октября 2017 года устанавливается увеличенная процентная ставка пени равной для организаций за просрочку исполнения обязанности по уплате налога в размере одной стопятидесятой ставки рефинансирования Центрального банка Российской Федерации, действующей в период начиная с 31-го календарного дня такой просрочки.  


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

Быел баш батырга тәкә белән зур бүләк кенә түгел, ә “Изумруд” зәркән кибетләре тарафыннан эшләнгән һәм бриллиант белән бизәлгән медаль дә тапшырылачак.  


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Кечкенәләр төркемнәрендә төрле- төрле хәрәкәтле уеннар уйналды, биюләр биелде, ә зурлар төркемнәре табышмакларга җаваплар таптылар, безнең планетаны нинди чәчәкләр бизәгәнен ачыкладылар, аларның кайларда үскәннәрен һәм ничек аталганнарын сөйләделәр. Соңыннын табигатькә чыгып, алган белемнәрен тагын да киңәйттеләр, чәчәкләрне сакаларга, теләсә ничек өзмәскә икәненә төшенделәр.

Күңелле уеннар, тәмле ризыклар һәм чәй эчүләр, оештырылды. Күз бәйләп кисү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, зур галош киеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәше һәм башка күңелле уеннар уйнатылды. Уеннар концерт номерлары белән чиратлашып алып барылды.

Чараның программасында Республика күләм  татар фольклоры "Иске Казан түәрәк уен"  фестиваленең  җиңүчеләре катнашты.

Һәр кеше үзенең ялын төрлечә үткәрә. Кемдер сәяхәт итергә, кемдер бәйләргә, ә кемдер китаплар укырга ярата. 19 июль көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында «Отдыхаем с книжкой» исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә төрле эчтәлектәге китаплар куелды. Барлык китап яратучыларны да китпаханәдә көтеп калабыз!

20 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче-Агро» оешмасында  ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

     Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе-Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

2017 елның 20 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2017 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

2017 елның 19 июлендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Наз” Хәйрия Фонды белән берлектә Алан мәктәп яны хезмәт лагерена йөрүче балалар белән мастер-класс  үткәрде.  Мастер-класста катнашучыларга “Наз” Хәйрия Фонды тарафыннан истәлекле бүләкләр, татлы күчтәнәчләр таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International