ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Күргәзмәдә язучының  китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды.

Бу күргәзмәдә китап укучыларның кул эшләре урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша ала.

Ә җәйне чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен чәчәкләргә багышланган атналык була. Башланган атнабыз әнә шул темага. Балалар чәчәкләрне аерырга, аларның матурлыгына сокланырга өйрәнәләр. Матур шигырьләр ятлыйлар, табышмакларга җаваплар эзлиләр. Чәчәклекләрдән таныш булган чәчәкләрне эзлиләр,  аларның гүзәллегенә хозурланалар.

Акциянең максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. 


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова  иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәтү ясады. Шулай ук Теләче районыннан  чыккан язучыларның  китапларыннан төзелгән  «Туган якның энҗе бөртекләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.

19 нчы апрель көнне иртәнге 7.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 16 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

Кемдер сәяхәт итергә, кемдер бәйләргә, ә кемдер китаплар укырга ярата. 19 июль көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында «Отдыхаем с книжкой» исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә төрле эчтәлектәге китаплар куелды. Барлык китап яратучыларны да китпаханәдә көтеп калабыз!

Балаларабыз борынгы чорлардан алып,  бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Фронттан язган хатлар, газета хәбәрләре, хәрбиләрнең фоторәсемнәре, шәхси әйберләре, илебез тормышында булган һәр вакыйгага карата җирле документларны, язмаларны балалар  кызыксынып карадылар. Үз чиратыбызда 3нче балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен  рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

17 июль Иске Җөри мәктәбенең “Ялкын” ял һәм хезмәт лагерендә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссияның җаваплы сәркатибе Ханафиева М.Ф белән берлектә, балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор Шакиров Ф.М. тарафыннан тәрбия чарасында, юл йорү кагыйдәләре, тәртипсезлек, җинаять кылу һәм аның очен җәза тоту хакында әңгәмә үткәрелде. Очрашу азагында укучыларга “Яшүсмер һәм җинаять” дип аталган белешмә өләшенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International