ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

17 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

    Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

Тәрбиячеләр балалар белән мавыктыргыч әңгәмәләр алып бардылар. Әңгәмә барышында сәламәтлек өчен кояшның файдасы һәм зыяны турында сөйләнелде. Балаларның кояш турында күзаллаулары кинәйтелде, аның иң төп функцияләре-яктырту һәм кыздыру турында сөйләшенде. 
Кояшның табигатькә һәрвакытта да файда китермәве турында - кояш астында озак торган вакытта тән тиресе пешергэ, башка эссе кагуы, урманнарда янгын чыгу куркынычы булуын, кырларда, болыннарда чирәмнәр коруы турында сөйләшенде. Балалар кызыксынып, игьтибар белән тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.Тәрбияче апалары белән берлектә балалар саф һавада кояшны күзәтте. Асфальтта акбурлар белән кояш  рәсеме ясалды. Дидактик һәм хәрәкәтле уеннардан: "Кояшны яса", "Кояш һәм яңгыр", "Көн һәм төн" уйналды. Балаларга "Кояш илендә"бик тэ ошады.Алар бик кәнагать калдылар.

Балаларга, Ватанны ярату, Ватанга хезмәт итү төшенчәләре аңлатылды. Балалар полиция бүлекчәсендә оештырылган музейны күрделәр, патруль автомобилендә утырып карадылар. Соңыннан  Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Кәримуллин И.Х. балаларга сораулар биреп викторина оештырды, балалар актив, сорауларга җавапларны төгәл эйтэ алдылар.

Экскурсия балаларга “Добрая дорога детства” дигән газеталарны тарату белән тәмамланды.

Балалар өчен җәй – күңелле ял вакыты. Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да итеп уздыру, табигатькә, әйләнә - тирәгә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 13 июль көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә табигать дөньясына экскурсия оештырдылар. Экскурсия барышында балалар  дару үләннәре белән таныштылар, үзләре өчен бик күп яңа һәм файдалы әйберләр ачтылар, туган якның үсемлекләре, хайваннары турында әңгәмә кордылар, урман дөньясына кагылышлы табышмаклар чиштеләр. Җәйге аланда кызыклы китаплар укып, әдәби геройлар белән таныштылар. Экскурсия балаларның җитез, тапкыр, күңелле уен программасы белән тәмамланды,балалар өчен файдалы ял булды.

2017 елның 14 нче  июль көнендә Теләче урта мәктәбенең укучылары VI  халыкара яшьләр Форумына катнашу өчен Биләргә  барып кайттылар. Яна технологияләрне өйрәнүгә , профессияләр сайлауга  багышланган  беренче смена Теләче районының талантлы балаларына  кызыклы "Сәләт" илендә сәяхәт итәргә  мөмкинлеген бүләк итте.  

Цель данной выставки – не только познакомить своих читателей с новыми поступлениями книг, но и предложить рекомендации для летнего чтения, помочь разобраться в огромном потоке литературы.

12 июль көнне Петровск авылында узган Питрау бәйрәмендә Субаш авылы клубында шөгыльләнүче «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты.

13  нче июльдә  “Дуслык”  хезмәт hәм  ял лагерында   балалар көнне  иртәнге зарядка белән башладылар. Аннан соң  балалар  гадәтән тыш  хәлләрдә  үз –үзеңне  тоту турында  О.Б. Хоченко чыгышын тыңладылар. Шул үк көнне мәктәпнең тәҗрибә участогында эшләделәр. Обедтан соң укучылар спорт ярышларында катнаштылар. 

Күргәзмәгә дару үләннәре турында китаплар, газета һәм журнал материаллары куелды.   Дару үләннәрен кайсы вакытта җыярга, ничек дөрес итеп киптерергә, алар ярдәмендә сәламәтлегеңне, матурлыкны саклап калырга һәм башка файдалы мәгълуматны китап укучыларыбыз әлеге күргәзмә белән танышып таба алалар.

 Дилә Булгакова әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе.  Күргәзмәгә язучының үзе иҗат иткән китаплары куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International