10 июль көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
7 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» территориясында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе- Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Балалар өчен су, аның әһәмияте турында төрле әңгәмәләр булды. Балалар бик теләп“ Балалар күзлеге аша су тормышы” диеп аталган рәсем күргәзмәсендә катнаштылар. Ә зурлар төркеме балалары “Суны саклагыз!” дигән акция уздырды. Алар суны эконом тоту максаты белән төрле плакатлар ясап группаларга элделәр. Атна ахырында тәрбиячеләр тарафыннан “Нептун көне“ диеп аталган күңелле чара уздырылды. Балалар командаларга буленеп диңгез пиратының төрле биремнәрен үтәделәр. Шулай ук табышмакларга җаваплар эзләп табып үзләрен аң ягыннан да сынатмадылар. Нәниләр бәйрәмнән шат һәм көр кәеф белән таралыштылар.
3 нче балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан матур чаралар уздырылды. Һәр төркемдә балалрның яшь үзенчәлекләренә карап “Минем гаиләм”, “Минем гаилә шәҗәрәсе”,”Гаилә учагы” дип исемләнгән кичәләр утте. Кичәләрнең максаты: гаилә турында төшенчә бирү, әти –әниләренең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату. Туган жирнең, гаиләнең һәркем өчен бер генә булуына төшендерү. Әти-әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү иде.
Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!
2017 елның 11 июле көнне 10.30 сәг.Башкарма комитетының актлар залында районыбыз башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, КФХ башлыклары һәм җирлеүзидарә башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлек азыгы хәзерләү, амбарларны ашлык кабул итергә, комбайннарны ашлык суктыруга әзерләү, симәнә чәчүлекләрен эшкәртү сораулары каралды. Шулай ук Зәй районында сидератларны эшкәртү технологиясе белән таныштырылды.
2017 елның 10 нчы июль көнендә Олы Нырсы авылында яшәуче тыл ветераны Фахрутдинова Рәисэ Вәгиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәисә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф. Зариповнын тәбрикләмәсе тапшырылды.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
Күргәзмәдә шагыйрьнең китабы, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды.
Шушы уңайдан Шәтке авылында үрнәк гаилә булып гомер итүче Габделхак һәм Минҗамал Нургалиевларга, Мәхәббәт һәм Тугърылык медале тапшырылды.
6 июль көнне әлеге гаиләгә истәлекле бүләкне муниципаль район башкарма комитеты эшләре белэн идарә итуче Ирек Һадиев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тапшырды.
7 июльдә “Дуслык” хезмәт hәм ял лагерында балалар көнне иртәнге зарядка белән башладылар. Аннан соң балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, тәртип бозулар турында лекция тыңладылар. Шул ук көнне мәктәпнең тәҗрибә участогында эшләделәр. Аннан соң куңел ачу программасы уздырылды. Обедтан соң укучылар спорт ярышларында катнаштылар.
Бинага газ кертү эшләре һәм алгы як керү өлеше сүтелеп, инвалидларга коляскалар белән керә торган итеп яңартылачак.