ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге белән берлектә иң ныклы, тормыш сынаулары белән сыналган, 50, 55 ел бергә гомер иткән гаиләләрне тәбрикләде. Гаилә бәйрәменең сафлык һәм мәхәббәтне символлаштыручы  рәсми символы – ромашка чәчәге бар. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре “Ромашка бүләк ит!” акциясе  игълан итеп,  мәхәббәт, тугрылык, аңлашу, иминлек, шатлык теләп гаиләләргә кулдан ясалган ромашка чәчәге бүләк иттеләр,

 чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, озын гомер, якын кешеләре тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык теләделәр.

Сабантуй  болынында яше - карты барысы да күңел ачтылар, төрле уеннарда катнаштылар.Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан яшьләр өчен дискотека булды.

3 нче июль көнне Теләче урта мәктәбендә “Дуслык”  хезмәт hәм  ял лагеры эшли башлады. Лагерьда  65 бала ял итәчәк hәм мәктәпнең тәҗрибә участогында практика үтәчәк. Беренче көнне тәрбияче апалар балаларны  эш режимы  белән таныштырдылар hәм инструктажлар уздырдылар. Шулай ук балалар  мәктәпнең тәҗрибә участогында эшләделәр.

На сегодняшний день в кадастре Татарстана содержатся сведения о более 71000 зон с особыми условиями использования территорий. Это  линии электропередач, магистральные трубопроводы, распределительные газопроводы, водоохранные зоны, санитарно-защитные зоны промышленных объектов и т.д. В последние годы вноситься охранные зоны стали наиболее активно. Таким образом, правообладатели зонообразующих объектов уведомляют собственников земельных участков об установленных ограничениях деятельности на данной территории и закрепляют свое право на защиту объектов (в том числе и в судебном порядке) и компенсацию убытков, понесенных по вине нарушителей установленных ограничений.


7
июль, 2017 ел
җомга

Әлеге күргәзмәгә бакча эшләре турындагы китаплар, матбугат материаллары урнаштырылды.

02 июль көнне Шәтке авыл җирлегендә , Шәтке  авылының  зираты чүп-чардан чистартылды. Өмәдә студентлар, авыл кешеләре,кайткан кунаклар катнашты.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче , авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге – Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап – ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык – иң мескен халык. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку – үзе зур рәхәтлек ул,  диләр Казаклар авылы китапханәсендә китап укучылар.

Районыбызның “Волонтер” хәрәкәте әгъзалары башлыча Теләче мәктәбе укучылары булганлыктан, очрашу әлеге мәктәптә узды. Чара кысаларында Антон Актуганов узган ярты еллык буенча эш нәтиҗәләре белән танышты, уңай якка үзгәреш сизелерлек зур икәнлеген ассызыклап үтте. Очрашу кысаларында аның тарафыннан социаль проеклау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International