25 июнь көнне Ураза гаетеннән соң шәһәрнең үзәгенә урнашкан Җиңү паркында оештырылган Сабантуй бәйрәмендә чиләбелеләрне якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова җитәкчелегендәге “Сердәш” вокаль һәм “Дулкыннар” фольклор ансамбльләре, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, аерым җырчылардан республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, җырчылар Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахмановлар сәламләде. Кул эшләре остасы Гөлия Вохмина, чигүе сөлгеләр, кульяулыклар һәм башка төрле кул эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Артистларыбызның чыгышы Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде, алкышларга күмелде, алар сәхнәгә кат-кат чакыру алдылар.
Монда китапханәдә үткәргән чаралар турында язмалар, фондка яңа кайткан әдәбиятка күзәтүләр ясау, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә бастырыла. Айдар авылы китапханәсендә дә “Китапханә сулышы” гәҗитенең чираттагы ике саны дөнья күрде.
Китапханәче балалар белән «Дустың булса хәрәкәт яшәрсең гел сәламәт» дип исемләнгән күңелле стартлар үткәрде. Балаларны ике төркемгә бүлеп, туп, кыршау, скалкалкалар белән төрле ярышлар оештырылды. Ике команда да бертигез очколар җыеп, дуслык җиңде. Чара ахырында китапханәче лагерь балаларын баллы мамык белән сыйлады. Балаларга бу очрашу бик ошады.
Аның төп максаты наркомания проблемаларына яшьләр һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, актив гражданлык позициясен уяту,сәламәт тормышны пропагандалау. Шулай ук Законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешен, оешмаларның кайнар линия телефоннары яктыртылган листовкалар да таратылды.
Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. 22 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Ак каен” лагерена йөрүче балалар белән Билгесез солдат һәйкәле янына чәчәкләр куйдылар, фронтларда һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда ачтан үлгәннәрне, үзенең гомерен Ватан өчен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Лагерьның соңгы көне якынлашты. Лагерь ябылышын тәрбиячеләр татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән оештырдылар.Балалар өчен әтәч тоту, буләк кисү, таяк тарту,су, йомырка ташу һәм башка куңелле уеннар уйнатылды. Һәр бала бәйрәмдә буләк, кучтәнәчләргә ия булды. Укучыларга хәвеф -хәтәрсез имин, файдалы яллар телибез. Лагерьда эшләгән тәрбияче , пешекче апаларга, техник хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Лагерьның бүгенге көне балалар өчен бик истәлекле булды. Иртәнге аштан соң авыл буенда урнашкан кечкенә елгада балыкчылар ярышы уздырылды. Иң зур балык , күп балык, кечкенә балык тоту буенча төрле номинацияләрдә балалар үзләрен сынадылар.