ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Лагерьның бүгенге көн темасы “Уйныйбыз да җырлыйбыз”дип аталды.Укучыларыбыз башваткычлар чишкәндә үзләренең тапкырлыкларын сынасалар, җырлы-биюле уеннарда җитезлекләрен, җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәттеләр. Төшке аштан соң  тотылмый торган кәгазьдән  кием,  бизәнү әйберләре ясау буенча конкурс оештырылды.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Чиләбе халкы һәм Сабантуена кайткан кунаклар сәнгать коллективларының чыгышын карап гозурландылар, көчле алкышлар белән озатып яңадан очрашырга насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерделәр.

23 июнь көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә  китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте.  Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

    24 июня в Аланской средней общеобразовательной школе  прошел выпускной вечер для выпускников 11 класса. После месячного марафона экзаменов выпускники получили долгожданные аттестаты.


25
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Теләче муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Мөбарәк Ураза бәйрәме гаиләгезгә, эшләрегезгә бәрәкәт, тынычлык алып килсен. Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләрегезне кабуллардан кылып, халкыбызга, динебезгә илебезгә хезмәт итәргә яңа көч-куәтләр бирсә иде. Тоткан уразаларыбызның, биргән хәерләребезнең әҗер-савапларын күрергә язсын! Раббыбыз үзенең рәхим-шәфкатен һәркайсыбызга ирештерсен иде.


23
июнь, 2017 ел
җомга

26 майдан 26 июнь арасында  республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара.  
 Әлеге  акция кысаларында, Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында «Наркомания – афәт ул» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәгә сәламәт тормышны пропагандалау, наркотик матдә куллануның аяныч хәлләргә китерүе турында язылган материаллар  куелды. Шулай ук әлеге темага багышланган листовкалар эшләнде.

Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Дуслык” лагеренда 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде, укучылар тәрбияче апалары белән авыл үзәгенедә урнашкан һәйкәл янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар.

Әкиятләр – балачакның   мавыктыргыч, тылсымлы  бер өлеше булып тора. Аларның тәрбияви өлеше дә бик зур: алар балаларны  бары сыйфатларга  гына   өйрәтәләр. Бу атнада безнең  беренче номерлы балалар бакчасында “Әкиятләр” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында  барлык төркемнәрдә дә әкиятләр һәм аларның төрләре белән таныштырдылар, балалар үзләре теләгән әкият геройларын төрле табигый матераллардан әвәләп  тә, рәсемнәр дә ясадылар,  шулай ук  әкият геройлары  исеме белән  бәйле  булган  “Су анасы”, “Шүрәле” һ.б  уеннар да уйнадылар. Атна ахырында уртанчылар төркеме балалары “Кем нәрсә ярата?” татар халык әкиятен сәхнәләштереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге конкурста Баландыш авылыннан Юсупова Резеда катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә "Хәтер белән без мәңгелек" дигән тематик очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга ачлык - ялангачлыкта тилмереп үскән сугыш чоры балалары һәм «Хыялый балачак” берләшмәсе чакырылды. Кунакларның балаларга әйтер сүзләре бик күп булды. Балалар да аларга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр. Очрашу  барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә "Мәңге сүнми торган хәтер", “Җиңүебез елъязмасы  дип исемләнгән күргәзмәләр куелды һәм аларга күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International