ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның гүзәл бәйрәме Сабантуе белән котлыйбыз. Сабантуй сүзе ике төрле мәгънәне аңлата. Аның беренчесе - җир сөрү коралы - сабан. Икенчесе - яз көне чәчелгән иген. Нинди генә мәгънә аңлатсалар да, алар икесе Җир-Анага ихтирам, хөрмәт, аңа һәм кеше хезмәтенә табынуны белдерә. Гомумән, татар халкы бәйрәмнәренә табигатьне олылау, аңа җанлы итеп карау хас. Язны каршылау - Нәүрүз, көзне каршылау - Сөмбелә бәйрәмнәре дә шуңа ишарә. Ә Сабантуе сабан эше төгәлләнгәннән соң уздырыла торган иң-иң күңелле бәйрәм. Ел фасылының иң матур чорында - җәй көне үтүче бу бәйрәмне райондашларыбыз күркәм хезмәт күрсәткечләре, күтәренке кәеф белән каршылый. Шуңа да аның элеккечә үзенә генә хас үзенчәлекләре белән, үз эшенә нәтиҗә ясарга, эшләре уңышлы тәмамланганга куанырга, мул табын корып, кунаклар чакырырга, хезмәт батырларын билгеләп бәйрәм итәргә тулы хакы бар.

С 1 июля 2017 года согласно Закону от 03.07.2016 № 290-ФЗ наступает срок перехода на новую систему применения контрольно-кассовой техники, которая предполагает передачу информации о расчетах в электронном виде в адрес налоговых органов в режиме онлайн. К этому сроку организациям и индивидуальным предпринимателям, которые заняты в сфере торговли и ранее применяли ККТ, необходимо модернизировать имеющийся парк ККТ или заменить его на онлайн кассы.

Милли бэйрэмебез “Сабантуй” программасы


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора. Лесной балалар бакчасында  балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбияче күп эш алып бара. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.

Урта Мишә авыл китапханәсендә ел дәвамында гасыр афәте- наркоманиягә каршы көрәш максатыннан төрле чаралар үткәрелә. 26 июнь-Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә карата,клуб белән берлектә, "Наркотиклар-упкынга илтүче" дигән темага әңгәмә уздырылды, шунда ук "Наркомания - билгесезлеккә юл" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

25 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан "Без барыбыз да наркотикларга каршы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең  төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.

25 июнь көнне Лесной авыл клубында "Мәрхәмәтле булырга, авыр  түгел" дип исемләнгән  чираттагы очрашу  үтте.

Алар мәдәният йортының эшчәнлеге белән танышып, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без, педагоглар бурычлы. Моның өчен балалар бакчасында төрле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик күп. Бүген исә без балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә төрле алымнар кулланабыз. Шуларның берсе  бакчада тәрбияләнүче балалар белән әледән – әле экскурсияләр үткәрү. Чираттагы экскурсияне  тәрбиячебез Муликова Голшат Фаритовна оештырды. Ул “Усемлекләр дөньясы” темасы астында узучы атналыкка старт бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International