ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

29  нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 33 укучы тәмамлады. Алар арасында 6 укучы: Бариев Айзат, Габделхакова Ризалә, Габдрахманов Рамиз, Егорова Диана, Закиров Ильсур, Тихонова Виолетта кызыл аттестат алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!

Җәйге чорда аеруча  балаларның хәрәкәтләрен оештырганда спорт уеннарына һәм күнегүләргә зур урын бирелә. 29 июнь безнең балалар бакчасында  физкультура  көне буларак узды, бу чарадан балалар кәефләрен күтәреп, спорт уеннары аша  бердәмлек көчен сизеп керделәр.

                                                          

Экскурсияләр уку-тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Балаларга табигать белән турыдан-туры аралашу, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышу экологик күзәтүләр алып барырга ярдәм итә. Урманнарга барганда туган ягыбызда үскән дару үләннәрен: сары, зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, кызыл бөрлегән һәм башкаларның биологик үзенчәлекләре, аларны җыю, киптерү, дәвалау максатында куллану кагыйдәләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай ук табигать кочагында үз-үзләрен дөрес тоту, танып белү мөстәкыйльлеген үстерү дә формалаша. Әйләнә-тирәне саклау, аңа сакчыл караш тәрбияләү балага балалар бакчасында да, гаиләдә дә бирелергә тиеш.

Встреча прошла МБОУ – Узякская средняя общеобразовательная школа, по адресу  пос. Узяк, ул. Каримовой,  д. 1, которую провел член Местного организационного комитета  по проведению предварительного голосования, заместитель Секретаря Местного отделения Партии, заместитель Главы Тюлячинского муниципального района Фатхуллин Айрат Гилванович.

Тиздән  халкыбызның милли бәйрәме  -  Сабантуй җитә. Милли бәйрәмне  оештыруда катнашу һәркем өчен үзе бер горурлык. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында  биюләр һәм җырлар кабатлана, өйрәнелә.   Кабатланмас  балачак  мизгелләре Сабантуй көннәре белән дә истә калачак бит.  Уңышлар сезгә,  балалар!

Чонки күмәк җырлар,биюләр беренчедән балаларда дуслык-татулык, бердәмлек хисе тәрбияли, икенчедән оялчанырак балалар бергә бергә җырлаганда ачылып китәләр, алар үзләрен кыюрак тоталар.Шуны исәпкә алып без балаларның күмәк чыгышларын ешырак оештырырга тырышабыз.Җырлы-биюле уеннарны балалар бик яраталар  һәм теләп уйныйлар.Уен вакытында балалар ике дәүләт телендә дә (татарча һәм урысча) җырлар өйрәнәләр,аларның сүзлек запасы арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International