Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге бәйрәм билгеләп үтелде. Кичәдә авыл имамы Нурмөхәммәт хәзрәт катнашында “Кадер кичәсе нинди көн ул? Коръән китабы бу кичә хакында ниләр сөйли?” исемле темага тематик сәгать үткәрелде.
Каждый день в лагере “Кояшкай” после утренней зарядки проводятся беседы о здоровье. Сегодня общались на тему “Как правильно питаться”, после завтрака сходили на экскурсию . На второй половине дня проводился конкурс “Рекорды гиннеса”, где определили у кого самые длинные волосы, длинный рост, самый большой размер ноги и т.д. День прошел интересно и незаметно.
Лагерьның бүгенге конендә укучылар авыл буйлап сәяхәтләрен дәвам иттеләр, балалар өчен матурлык тудыручыларның эшләре белән таныштылар.Төшке ялдан сон күңелле уеннар белән дискотека оештырылды.
«Кояшкай» лагеренда бүген пожар куркынычсызлыгы һәм төрле гадәттән тыш чараларда үз-үзенне саклау кагыйдәләре белән Олег Борисович таныштырды.
Рамазан ае мөбәрәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләр!
Рамазан ае мөбәрәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Рамазан-ул ай буе баручы изге бәйрәм, һәр мөселман бу айны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу гыйбадәт һәм рухи пакълану ае. Бу санаулы көннәрне мөселманнар изгелектә үткәрергә ашыгалар, динебез кушканнарын үтәп һәм күпме булдыра алалар шул кадәр күп изгелек эшләп, мохтаҗларга һәм мескеннәргә сәдака биреп аларның күңелләренә бу изге айның бер өлешен кертәләр. Рамазан аенда ураза тоту һәр мөселман өстендә булган бурыч.
Яшьүсмерләр белән компьютер һәм интернетның тормышта тоткан урыны турында әңгәмә булды. Әңгәмәдән аңлашылганча, хәзереге заман яшьләре өчен интернет, виртуаль дөнья һәм компьютерсыз тормышны күз алдына да китерүе авыр һәм бу фикер белән килешми мөмкин түгел.
21 июнь көнне Татарстан Республикасы үткәргән «Спорт против наркотиков» проекты кысаларында, Теләче Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Живу здорово» акциясендә актив катнаштылар. Барлык интеллектуаль бәйгеләрне һәм спорт ярышларын уңышлы үтеп, безнең хезмәткәрләрдән торган “Гром” командасы беренче урынга ия булды һәм район оешмалары арасында җиңүгә иреште.
Балалар чәчәк үстерү, тәрбияләү, букет ясау, чәчәкләрнең дәвалау үзлекләре турында дәрес алдылар. Бәйрәм ахырында һәрберсе букетлы булды.
18-20 июнь көннәрендә Мамадыш районы Соколки авылында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Барлыгы 5 егетләр, 6 кызлар командалары катнашты. Безнең районнан Закиев Әзһәм, Назклычёв Салават, Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендә Иске Җөри мәктәбе һәм Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары чыгыш ясады.