Китап укучылар авторның күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре белән таныша алдылар. А.С. Некрасовның иҗаты миллилеге белән аерылып тора, ул үзенең әсәрләрендә хезмәт һәм мәхәббәтнең кешелек дөньясының төп иҗади башлангычы икәнен раслый. Некрасов рус шигъриятендә бөтен бер чорны оештыручы. Моны аның замандашлары да аңлаганнар, бөек язучының иҗтимагый һәм әдәби карашына тәнкыйть белдерүчеләр дә таныганнар.
Шул уңайдан, 22 июнь көнне Күкчә авыл китапханәсендә «Язмышыңа үзең аяк чалма!» дип исемләнгән плакат эшләнде.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Туган җиребезгә явыз дошман бәреп кергәннән соң бик күп ел узган. Ләкин җанөшеткеч хәбәр таралган бу көн ул чакта бала-чага яки яшүсмер генә булган, хәзер инде үзләре дәү әти, дәү әни булганнарның әле күңелендә. Әлегетарихи вакыйга уңаеннан мәктәптә 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары “Сугыш башланган көн хәтерегездә ничек саклана?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Укучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар, рәсем конкурсында катнаштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.
1941 елның 22 нче июне. Россия тарихында онытылмаслык авыр көн.76 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне аермачык хәтерли. Районыбыз халкы Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан бүген кабаттан Мәңгелек ут янына җыелды. Ә аңа кадәр иртән “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Батыр якташларыбызның истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
21 июнь көнне районның Сабантуй мәйданында Татарстан республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан “Татарстан республикасы волонтерлар эшчәнлеге үсеше үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган республикакүләм фестиваль узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында төрле тискәре күренешләрне бетерү. Чараның ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Артем Галеев катнашучыларга котлауларын җиткеред һәм Теләченең спортка караш бик уңай булган район икәнен ассызыклап үтте.
Бу канкойгыч сугыш миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланды, якыннарыңны югалту хәсрәте һәр гаиләгә кагылды. Сугыш башлану көне фаҗигасенә багышлап «Хәтер шәме» дип аталучы акция уздырыла. Акцияне оештыручылар 22 июнь көнне иртәнге дүрттә Мәңгелек ут янындагы һәйкәл-обелискта сугыш кырында һәлак булганнарның якты истәлегенә шәмнәр кабызды. Бүген көн дәвамында узучы әлеге акциягә һәркем кушыла ала.
22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...
22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды.
Россия тарихында онытылмаслык авыр көн. 76 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне ачык хәтерли. Бөек Ватан сугышында районыбыздан бихисапсолдат яу кырында ятып калган. Теләче халкы Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан бүген кабаттан Мәңгелек ут янына җыелды.
Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, әлеге бәйрәмне билгеләп үттек. Кичәдә авылыбыз имамы Нурмөхәммәт хәзрәт катнашында “Кадер кичәсе нинди көн ул? Коръән китабы бу кичә хакында ниләр сөйли?” исемле темага тематик сәгать үткәрелде.