Анда организмга күп авыруларны җиңәргә ярдәм итүче кыйммәтле матдәләр яшеренгән. Табигатьнең иң якты вәкилләренең берсе - дару үсемлекләре. Кешелек тарихы сәламәтлекне саклау һәм авыруларны дәвалау өчен дару үсемлекләрен көнкүрештә куллану буенча зур тәҗрибә туплады. Бу темага мөрәҗәгать итүнең актуальлеге шунда ки, бүген дә дару үсемлекләре кыйммәтле даруларны алыштырып, төрле авыруларны дәвалауда киңрәк кулланыла.
Теләче урта мәктәбенең “Дуслык” мәктәп яны лагерында “Уйнап күңел ачабыз” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Әлеге чарада балалар бердәм булып табышмакларга, кызыклы сорауларга китаплардан җаваплар эзләделәр. “Йөзек салыш”, “Колакка колак”, “Очты, очты”, “Балык тоту”, “Кем җитез” кебек татар халык уеннарын уйнап җәйге ялларының бер көнен актив үткәрделәр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар өчен «Туган як чәчәкләре һәм үләннәре» дигән әңгәмә – экскурсия узды. Әлеге чара экологик грамоталылык һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Балалар «урман аланында» һәм «чәчәкләр аланында» виртуаль сәяхәттә булдылар, экологик кагыйдәләр белән таныштылар. Чара барышында балалар табышмакларны чиштеләр, табигать турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, әңгәмә ахырында урманга чыкканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштылар.
Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлеге көнгә кадәр сакланып килә. Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 11 июлендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Ел саен 3 июльдә Россиядә автоинспекция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә — Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ көне, яисә Россия ГАИ көне, бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбияләнүчеләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, өлкән лейтенант Л.Т.Киямовны, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы, полиция майоры С.Т.Каюмовны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада зур һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып Сабантуй санала. Сабантуй-кыр һәм чәчү эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү, анда милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынмый.
Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 2 июль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" исемле җәйге уку программасы эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.
Бөтен дөньяда Михаил Ломоносов, Дмитрий Менделеев, Сергей Королев һәм башка бик күп галимнәр билгеле. Аларның тырышлыгы белән ил кешелек цивилизациясенең күренекле ачышлары һәм уйлап табулары ватанына әверелде. Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә укучылар өчен “Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Китап күргәзмәсендә безнең тормышыбызга нык тәэсир иткән һәм хәзерге дөньяның йөзен билгеләгән ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар, шулай ук танылган галимнәр һәм язучыларның биографияләреннән ачык фактлар тәкъдим ителде. Укучылар Россия галимнәренең күп кенә яңа исемнәрен белделәр.
Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән авылның яңа чишмәсе «Данияс-Ильяс» чишмәсенә экскурсия оештырды. Ул балаларга чишмә тарихы, суның файдалы үзлекләре һәм чишмә территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп салкын чишмә суын эчтеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.