Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт!

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 2 июль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" исемле җәйге уку программасы эшләде.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International