Безнең күпмилләтле төбәгебезнең бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү өчен зур мөмкинлекләр бирә

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада зур һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып Сабантуй  санала. Сабантуй-кыр һәм чәчү эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү, анда милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынмый. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында җәй көнне балаларга Сабантуй үткәрү традициягә әверелде. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балалар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен милли уеннарда күрсәттеләр: «Капчыкларда йөгерү», «Балык тоту», «Йомырканы кашыкка куеп йөгерү», «Канат тарту». Балалар өчен иң авыры-күзләре ябылган бүләкне кисү, әмма алар бу сынауны да җиңгделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International