Мәктәптә район вәкиле һәм җирле үзидарә рәисе, килгән кунаклар һәм әлбәттә инде тыл ветераннарыбыз катнашында бәйрәм митингы узды. Укучы балалар тарафыннан җырлар, шигырьләр, биюләр башкарылды. Тыл ветераннарына чәй табыны әзерләнде. Соңыннан һәйкәлгә килеп веноклар куйдык.
Әлеге бәйрәм 1941-1945 елларда илебез халкының бөек батырылыгы, фашизмны тар-мар итүе белән яулап алынган иң зур җиңү. 8 май көнне Шәтке авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг булып үтте. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Митингтан соң бәйрәм концерты булды. Соңыннан ветераннар чәй табыны артында сугыш чоры истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре елдан -ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны без беркайчан да онытмыйк. Шул уңайдан Урта Мишә авылында Сугыш чоры балалары белән чәй табыны артында “Тыныч көннәр өчен мең рәхмәт!” исемле тематик кичә үтте.
Билгесез солдат һәйкәленә һәм Советлар Союзы Герое, Ксенофонтов А. К. истәлегенә веноклар куелды. Авыл мәдәният йортында ветераннар өчен бәйрәм концерты куелды.
6 нчы май көнне Максабаш авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе оештырылды. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына. Бу бәйрәм чарасын оештыруга Максабаш башлангыч мәктәп коллективы да үз өлешен кертте.
Авыл җирлеге, мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм чарасын ветераннар һәм тамашачыглар көчле алкышларга кумделәр.
6 нчы май көнне сугыш чоры каһарманнары, гомер көзләрендә яшәп ятучы тыл ветераннарыбыз белән очрашу булды. Очрашуга Гилазова Мәрьям апа янына укучы балалар белән бергә бардык. Ул безгә үзенең тормыш юлын, сугыш елларында күргән-кичергән авырлыклары турында сөйләде. Балаларга хәзерге тормышның кадерен белеп, бәхетле-тәүфиклы булып үсүләрен теләп, рәхмәтләр әйтеп озатып калды.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, батыр авылдашларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл халкы, укытучылар коллективы,укучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Ветераннар,килгән кунаклар Җиңү бәйрәменең иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат митингта катнашучыларның исенә төшерде. Сугыш кырларында ятып калучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары да бу митингта катнаштылар.
6 нчы май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышлап тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе оештырылды. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына. Бу бәйрәм чарасын оештыруга Максабаш башлангыч мәктәп коллективы да үз өлешен кертте.
Еллар уза,чорлар алмашына, э анын эхэмияте хич кимими . Бу олы бэйрэм- илебез йорэгендэ ин зур шатлык, ин зур тантана.