Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Мәктәп укучылары белән бергә безнең бакча балалары да бу тантанада катнаштылар. Бәйрәм хөрмәтенә мәктәп балалары сугыш турында шигырьләр, җырлар-биюләр башкардылар, барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Безнең балалар күмәк биюдә чыгыш ясадылар.
Безнең ил өчен бу көн сугыш кырында һәлак булганнарны һәм Җиңү китергән әби- бабайларыбызны искә алу көне. Тарихыбызны онытмасак иде. Бәйрәм белән!!!
8 майда Алан һәм Күкчә авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинглар узды. Әлеге тарихи бәйрәмгә авылның олысы, кечесе җыелды. Катнашучыларны Алан җирле үзидарә рәисе Ә.Г.Хаҗиев, ветераннар оешмасы рәисе Ф.М. Фәттахов, мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин бәйрәм белән котлады. 8 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән шигырьләр һәм җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Обелиск янында 11 сыйныф укучылары мактаулы караулда торды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Башлангыч мәктәп балалары, ясле балалары сугыш турында шигырьләр, җырлар-биюләр башкардылар. Чара барышында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән ветераннарны без һәрвакыт хөрмәтлибез, зурлыйбыз һәм онытмабыз.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Бәйрәмне төп кунакларыбыз - ветераннар бизәде. Алар сугыш вакытының авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларыбыз ,үз чиратында, ветераннарны концерт белән сөенерде. Бәйрәм ахырында һәйкәлгә тәкыялар куелды һәм сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Бу көнне, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан , сугыш кырларында вафат булган барлык авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелды. Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, һәйкәлнең мәрмәр ташларына уеп язылган батыр авылдашларыбызның исемнәре кабат торгызылды, мәңгелек ут белән мәңгеләштерелде. Митинг Олы Мәтәскә урта мәктәбенең “Үлемсез полк” парады белән башланып китте. Һәйкәл ачылу тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович катнашты. Ул үзенең чыгышында авыл халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде, һәйкәл ачылу вакыйгасы белән котлады, бу изге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. Олы Мәтәскә авылы җирлеге башлыгы Валиуллин М.А.үзенең чыгышында , авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл салдыручы, бу изге гамәлне башкаручы - Закиров Фәрхать Шәйхулла улы гаиләсенә, әлеге эштә катнашкан аның якыннарына (Закиров Ф.Ф., Закирова Д. Ф.)авыл халкы исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Бәйрәмне Җиңү көненә багышланган укучылар чыгышы һәм җырлары тулыландырды. Һәйкәл ачылу тантасына килгән авыл халкы да бу изге эш өчен рәхмәтле булдылар.
8 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә,Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Батырларга мәңгелек дан !” дип аталган әдәби музыкаль кичә үтте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Зур хөрмәткә лаек булган сугыш һәм тыл ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга исәнлек- саулык, озын гомер,хәерле имин көннәр теләдек.
9 май көнне Россия халкы Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтә. Безнең ил өчен бу дата аерым бер мәгънәгә ия. Бу көн сугыш кырында һәлак булганнар, Җиңү китергән әби- бабайларыбызны искә алу, бәйрәм көне. Тарихи буыннарны саклау максатыннан яшь буын укучыларында рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлары тәрбияләүдә Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бәйрәм парадында актив катнаша: “Үлемсез полк” акциясенә нигезләнгән плакат һәм лозунглар белән ветераннарны сәламләделәр, мәдәният йортында концерт оештырдылар.
Авыл җирлеге, мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм чарасын ветераннар һәм тамашачыглар көчле алкышларга кумделәр.
“Сәләт берләшмәсе” һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел”, “Ялкын”, “Салават күпере” журналлары белән берлектә Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” VI ачык әдәби бәйгесе үткәрелде. Теләче урта мәктәбе укучысы Галиуллина Иркә, бу бәйгедә актив катнашып, җиңү яулады, диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Мәртәбәле жюри аның эшен “Камил хикәя үрнәге” дип бәяләде. Иркәне бу бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Сәлмәнова әзерләде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!