“Сәләт берләшмәсе” һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел”, “Ялкын”, “Салават күпере” журналлары белән берлектә Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” VI ачык әдәби бәйгесе үткәрелде. Теләче урта мәктәбе укучысы Галиуллина Иркә, бу бәйгедә актив катнашып, җиңү яулады, диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Мәртәбәле жюри аның эшен “Камил хикәя үрнәге” дип бәяләде. Иркәне бу бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Сәлмәнова әзерләде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!