Бүген Лесной балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булып үтте.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Башлангыч мәктәп балалары, ясле балалары сугыш турында шигырьләр, җырлар-биюләр башкардылар. Чара барышында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән ветераннарны без һәрвакыт хөрмәтлибез, зурлыйбыз һәм онытмабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International