8 майда Алан һәм Күкчә авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинглар узды. Әлеге тарихи бәйрәмгә авылның олысы, кечесе җыелды. Катнашучыларны Алан җирле үзидарә рәисе Ә.Г.Хаҗиев, ветераннар оешмасы рәисе Ф.М. Фәттахов, мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин бәйрәм белән котлады. 8 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән шигырьләр һәм җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Обелиск янында 11 сыйныф укучылары мактаулы караулда торды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.