7 мая 2017 года в историю села Большие Метески войдёт как знаменательная дата.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бу көнне, 1941-1945 елларда  Бөек Ватан сугышында катнашкан , сугыш кырларында вафат булган барлык авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелды. Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, һәйкәлнең мәрмәр ташларына уеп язылган батыр авылдашларыбызның исемнәре  кабат торгызылды, мәңгелек ут белән мәңгеләштерелде. Митинг Олы Мәтәскә урта мәктәбенең “Үлемсез полк” парады белән башланып китте.  Һәйкәл ачылу тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович катнашты. Ул үзенең чыгышында авыл халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде, һәйкәл ачылу вакыйгасы белән котлады, бу изге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. Олы Мәтәскә авылы җирлеге башлыгы Валиуллин М.А.үзенең чыгышында , авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл салдыручы, бу изге гамәлне башкаручы - Закиров Фәрхать Шәйхулла улы гаиләсенә, әлеге эштә катнашкан аның якыннарына (Закиров Ф.Ф., Закирова Д. Ф.)авыл халкы исеменнән зур рәхмәтен белдерде. Бәйрәмне  Җиңү көненә багышланган укучылар чыгышы һәм җырлары тулыландырды. Һәйкәл ачылу тантасына килгән авыл халкы да бу изге эш өчен рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International