Бәйрәм алды көннәрендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары Әскарова Ә., Рәхмәтуллина Э. Казаклар авылы китапханәчесе Рәхмәтуллина А.А. белән берлектә Казаклар авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын чистарттылар,агарттылар.Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый шул!
5 майда Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Урман утырту көне” акциясе уздырылды. Әлеге чараның максаты – укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын арттыру. Акциядә югары сыйныф укучылары катнашты һәм мәктәп территориясенә ике йөздән артык агач утыртты.
Тиздән 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме килеп җитә. Без балалар белән рәсем дәресендә Җиңү көне турында әңгәмә үткәрдек , балалар сугыш темасына кагылышлы картиналар карадылар. Соңыннан алар бик теләп “Бәйрәм салюты “ясадылар, балалар бик тырыштылар, чиста –пөхтә эшләделәр.
Безгә тынычлык бүләк иткән сугыш ветераннарын Теләче сәнәгать мәйданчыгында эшләүче резидентлар исеменнән паркның идарәче генераль директоры Марат Мифтахов һәм үсеш мәсьәләләре буенча директоры Айдар Мирсәетов тәбрикләделәр.
Шул уңайдан 5 май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Балалар күзлегеннәнсугыш" исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Һәр яңа буын сугышны рәсемнәр аша белә һәм рәсемнәрдә күрсәтә. Ә иң мөһиме, мондый сугыш рәсемнәрдә генә калып, беркайчан да кабатланмасын иде.
Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.
Күргәзмәдән төрле катлам укучылары да файдалана ала. Шулай ук ай дәвамында «Война прошла через наши сердца» исеме астында рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Балалар рәсемнәр ясап, китапханәгә алып килделәр.
Ул - Ватаныбыз тарихында мәңге онытылмаслык вакыйга. Шушы олы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Хәтер ялкыны” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
Анда Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Чәчәк утырту урыннарын тәртипкә китерделәр.