Агач утырту көне

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

5 майда Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Урман утырту көне” акциясе уздырылды. Әлеге чараның максаты – укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын арттыру. Акциядә югары сыйныф укучылары катнашты һәм мәктәп территориясенә ике йөздән артык агач утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International