ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Әлеге кичәнең максаты: балаларда кече яшьтән үк ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илебез, герой – якташларыбыз белән горурлану, чын ватанпәрвәр һәм ватанны саклаучы образы барлыкка китерү иде. Соңыннан мультфильмнар ярдәмендә актив тормыш позициясе һәм әхлакый хисләр формалаштыру өчен балаларны Бөек Ватан Сугышының тарихы һәм аның геройлары белән таныштырдык.  

Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович,  Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәритович, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәмович, Чечняда хезмәт иткән Исламов Рамиль, ФОРПОСТ район үзәге җитәкчесе Сәләхов Наил Әнәсович катнашты.

Бүген, ягъни 5 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 72 еллыгына" багышланган чара узды. Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары әби-бабайлар иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветераннар игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Кунакларыбыз кичәне бик ошаттыллар, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр.

2017 елнын 4 май көнне Алан авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче  шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды.  Аларның теркәү документлары, тракторларның  төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүве каралды.

Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 100 берәмлек техникадан 52 се куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.

Чираттагы мондый чара агымдагы елның 5 май көнне Баландыш авыл җирлегендә узачак.

Алан урта мәктәбендә 4 нче май көнне “АКШта Конституция һәм Гражданлык көне” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Класс сәгатенең максаты: укучыларда патриотик хисләр  hәм хокукый культура тәрбияләү, балаларга  АКШ парламентының дәүләт хакимиятендәге урынын аңлату.

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә откасы”
пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли иде.Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр.

4 нче апрель көнне Иске Җөри  урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2017” бәйгесенең район туры үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән  командалар  килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады – бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Баландыш төп мәктәбе укучылары Гилазова Таңчулпан һәм Галлямов Мурат “Знатоки правил дорожного движения” номинациясендә 1 нче урынны алдылар. Җитәкче – Сафина А.Ә. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

2017 елның 9 нчы апрель көнендә Шадке авылында яшәуче  тыл  ветераны Галиева Разия Шигабетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Разия апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International