2017 елнын 4 май көнне Алан авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды. Аларның теркәү документлары, тракторларның төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүве каралды.
Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 100 берәмлек техникадан 52 се куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.
Чираттагы мондый чара агымдагы елның 5 май көнне Баландыш авыл җирлегендә узачак.