"Бөек җиңүнең - 72 еллыгына" багышланган бәйрәм

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген, ягъни 5 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 72 еллыгына" багышланган чара узды. Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары әби-бабайлар иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветераннар игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Кунакларыбыз кичәне бик ошаттыллар, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International