ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Безнең районнан әлеге чарада балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге методисты – ГТО буенча куратор Д.Чернов һәм ГТО нормативларын алтын тамгага тапшырган Үзәк мәктәбе укучысы Рүзәл Муллахмәтов, Олы Мишә мәктәбе укучысы Динә Минһаҗева, Олы Нырсы мәктәбе укучылары Касыймова Айсылу һәм Рәдиф Галәветдиновлар катнашты. 

Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкинга мөрәҗәгать иттеләр. Иршат Минкин  мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

26 нчы апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан  Олы Нырсы авыл мәдәният йортында, мәдәният йорты директоры Хасанова З., китапханәче Сафина Ф. , Олы Нырсы урта мәктәп укучылары белән “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. 

Балалар Г.Тукайның әкиятләрен,шигырләрен сөйләделәр, туган тел җырын җырладылар.

Бүген Баландыш балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган “Без Тукайлы халык” исемле бәйрәм үткәрелде. Бакча балалары шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация ясадылар,сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Бүген безнең балалар бакчасында шул көнгә багышлап балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Балалар “Бала белән Күбәләк” ,  “Эш беткәч уйнарга ярый” , “Гәли белән Кәҗә”дигән шигырьләрбүенча төшерелгән мультфилимнар карадылар.“

"Үз дөньяңны  чүп-чардан арындыр" дигән девиз белән мәдәният йорты биләмәсен иске яфраклардан,чүпләрдән чистарттылар.

Алар өлкәннәр, вакытлыча хезмәткә сәләтсез һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Бу  эшнең девизы : " Өйгә яхшылык китерү".

Бу чарага Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.. Чара барышында балалар   ныклы дуслык  нинди була һәм ничек яхшы дус  һәм мәрхәмәтле кеше булырга икәнен өйрәнделәр. Дуслык турында шигырьләр, мәкальләр искә төшерделәр. Дуслык һәм яхшылык һәрвакыт янәшә атлый дигән нәтиҗә ясалды.

Аның беренче көне "Китап докторы" исеме астында   башланды ."Китап докторлары" тузган  китапларны ябыштырып, "дәваладылар" . Бу эш укучыларга бик ошады, алар алга таба да килеп ярдәм итәргә теләк белдерделәр.

25 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә район үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г. Тукайның 131 еллыгы уңаеннан «Безнең күңелләрдә син, Тукай!» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштырып кына калмыйча, укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне район мәдәният йортында үтәчәк «Тукай – табигать сакчысы» дигән шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алдылар. Әлеге чара экология елы белән бәйле рәвештә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International