ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге кичәнең максаты: Габдулла Тукайның иҗаты аша туган якка мәхәббәт тәрбияләү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү,  аны кеше һәм шагыйрь буларак өйрәнү, аның турында белемнәрне ныгыту,  иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау иде.  Чарада балалар һәм олы яшьтәге шигырь сөючеләр үзләре язган һәм Тукай шигырьләре яңгырады, шагыйрьнең тормыш юлына багышланган  презентацияләр күрсәтелде, үзәк паркта рәсем конкурсы үткәрелде.Алдан игълан ителгән «Тукай - табигать сакчысы» исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Әлеге берләшмәнең максаты : укучыларга сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалау;  сәламәт тормыш алып баруның мөһимлегенә, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклегенә төшендерү.  26 апрель  көнне  берләшмәгә йөрүчеләр татар шагыйре  Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм чарасында катнаштылар.

 Шул уңайдан,  Югары  Мәтәскә авыл  клубы территориясендә чистарту, кар тарату  кебек эшләр башкарылган.

Клуб каршын себерделәр, чүпләрдән чистарттылар. Мондый җыештыру эшләре яз  аенда һәрдаим үткәреләчәк.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

   Делегатлар составында район мәдәният йорты методисты Светлана Романовада  катнашты.

Бүген безнең балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Әлеге бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләреннән тамаша күрсәттеләр.Соңыннан Г.Тукай әсәренә нигезләнеп тошерелгән "Кисекбаш" мультфильмын карап, бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз.  Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, әсәрләре белән танышканнар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алганнар. Кичә ахырында  китапханәдә Г.Тукайның татарча мултфилм итеп төшерелгән “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен караганнар.

Терроризм ул-кешенең кешегә, яки кешенең кешелеккә карата нәфрәте. Яшьләргә экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торуы турында аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International