ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Чернобыль катастрофасына багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. Чара барышында Припять шәһәре турында документаль фильм күрсәтелде. Беренче ликвидаторларның батырлыклары турында сөйләнде. Атом электростанциясе шартлаудан барлыкка килгән экологик проблемалар хакында фикер алышынды.

2017 ел – Экология елы уңаеннан, акция «Будь природе другом» исеме астында үтте. Чарада катнашучылар белән кызыл китап, ни өчен шулай аталуы турында сөйләшенде. Табышмаклар чишелде, экология темасына багышланган әйтемнәр әйтелде. “Китапханә төне” ахырында балалар үткәнне һәм киләчәкне ничек күрүләрен тасвирлап ясадылар.

Шулай ук бу көнне «Год экологии 2017» исемле китап күргәзмәсе дә эшләнде.

26нче апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре- Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Зал Тукай портреты, аның әсәрләре буенча ясалган балалар рәсемнәре, китап күргәзмәсе белән белән бизәлгән иде.

  Бәйрәмдә Тукай шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүче балалар чыгыш ясады. Алар Г.Туканың  “Бәйрәм бүген” ,“Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә”, “Бу кайчан була?” , “Эшкә өндәү” , “Кошларга” ,”Карлыгач”, “Сөткә төшкән тычкан” һәм башка шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк”, “Бишек җыры” исемле җырларын башкардылар. Зурлар төркеме балалары "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, икенченче нәниләр  төркемендәге балалар башкаруындагы бишек җыры бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

  Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.

26 апрель көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., татар теле укытучысы Маннапова Ф.Җ. белән берлектә “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән, Татар халкының йөзек кашы булган шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап  әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чара  укучыларның белемнәрен ачыклау, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, үзара дуслык мөнәсәбәтләре булдыру максатыннан, Олы Мишә урта мәктәбендә үткәрелде.  2 турда, ике командага бүленеп, сорау һәм җавап рәвешендә алып барылган әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Ул 25 апрельдә Казанда узган гала-концертта “Дорога добра” дип исемләнгән җыр белән чыгыш ясады. Бүләкләнү тантанасында Варлаамга диплом тапшырдылар һәм алга таба зур уңышлар теләделәр.Котлыйбыз!

Болар мөмкинлекләре чикле, вакытлыча эшкә сәләтсез, өлкән  яшьтә булучылар, кечкенә балалары булган хуҗабикәләр һәм башка төр кешеләр. Баруның девизы: “Йортка изгелек алып кил!”иде.

Һәр китап укучының үз әдәбияты. Өлкән яшьтәгеләр күпчелек вакытлы матбугат: газета һәм журналлар сорыйлар.Урта яшьтәгеләр детективлар, тарихи һәм могҗизалы китаплар, махсус әдәбият укыйлар. Балалаларга  мәктәпкәчә яшьтәге  балалар өчен булган популяр  китаплар һәм журналлар һәрвакыт табыла.

Мондый очрашулар аралашуга мохтаҗ булган укучыларны китап укуга тарту, социаль-мәгълүмати ярдәм итү максатыннан  гел үткәрелеп тора.

 Очрашуда  бердәнбер тыл ветераны Никитина Ольга катнашты.  Әңгәмәдә  Ольга апап авыр сугыш елларын искә төшерде. Шул ук көнне кичен яшьләр белән сугыш чоры җырларын тыңладылар

Шул уңайдан, 25 апрель көнне  Күкчә авыл клубында, китапханә белән берлектә “Тукай мәңге безнең күңелләрдә”- дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә Габдулла Тукайның иҗатына багышланды.

Әйе, бүген олы бәйрәм – бүген Тукай көне. Гаҗәеп хәл, дөнья һаман үзгәрештә: язлар китә, язлар килә... Бары менә Тукай гына яп-яшь килеш кала бирә.Габдулла Тукай - татар халкының йөз аклыгы, горурлыгы, балалар әдәбиятына нигез салучы. Казанда яшәгән кыска гына гомерендә ул нәниләр өчен 13 китап бастырып чыгарган. “Су анасы”, “Шүрәле”ләр аларны мавыктыргыч әкият дөньясына алып китә, хыял диңгезендә йөздертә.

Бүген 3нче балалар бакчасындагы бәйрәм иртәсе, әнә шул әкиятләр белән үрелеп алып барылды. Балалар “Күбәләк” ,  “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырьләрне сөйләделәр, “Су анасы” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәмдә әкият геройлары – Шүрәле, Су анасы, булуы иртәбезне тагын да җанландырды. Балалар татарча гына түгел русча да  шигырләрне яттан матур итеп сөйләделәр. Иртәбез халкыбыз гимнына әйләнеп киткән “И туган тел”җыры белән башланып киткән булса,ахырдан “Бәйрәм бүген”җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International