Миллионлаган кешенең аңында һәм күңелендә тирән эз калдырган Чернобыль фаҗигасенә күпме еллар үтсә дә, ул беркайчан да онытылмый.Ә инде һаләкәт урынына җибәрелгән кешеләрнең алдында ил дә, халык та мәңге бурычлы. Чернобыль АЭС фаҗигасенең 31 еллыгы уңаеннан, 25 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Чернобыль һәлакәте – йөрәк ярасы” исеме астында Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Валиев Илнур абый белән очрашу үткәрелде.
Казаклар авылы китапханәсендә 25 апрель көнне «Хыялый балачак» берләшмәсе белән берлектә Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм ижатына багышланган “Без - Тукай оныклары” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уенда "Бала" һәм "Күбәләк" командалары үзара көч сынашты. Уен барышында 2 команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттелэр. “Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү, иҗатына, тормышына карата кызыксыну уяту уңаеннан “Без Тукайлы халык” исемле викторина үткәрелде. "Апрель җитсә исемеңне, җырына куша тургай” - дигән китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде.
Балалар китапларны рус телендә, шулай ук татар телендә укыдылар, үзара китап алмаштырдылар, фикер алыштылар.
Шулай ук «Сказочник Г. Тукай» дип исемләнгән рәсемнәрдән күргәзмә дә эшләнде. Район күләмендә узучы «Г.Тукай – табигать сакчысы» исемле конкурста катнашып, Габдулла Тукай әсәрләренә сак караш һәм мәхәббәт тәрбиялибез. Конкурска 4 рәсем һәм 1 шигырь җибәрелде.
Бөтен татар дөньясы бүген үзенең сөекле улы Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу көнен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары безнең Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә үзенең кульминацион ноктасына җитте. Әдәби иртәдә 5-11 сыйныф укучылары чыгыш ясады. 5-7 нче сыйныфлар Тукай әсәрләрен сәхнәләштерсәләр, 8-11 сыйныфлар шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләп сокландырдылар. Әлеге бәйрәмнең сөйләү осталары бүген районда узачак шигырь бәйрәмендә катнашып, көч сынаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз.
Бу чарада мәктәп укучылар һәм “Каенкай” балалар бакчасында йөрүче балалар катнаштылар. Алар Тукайның һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Ахырдан бергәләшеп “Туган тел” җырын башкардылар.
Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр. “Тылсымлы да, серле дә Тукай әкиятләре” - рәсем конкурсына йомгак ясап, балаларга бүләкләр бирелде.
Укучылар һәм “ Каенкай” балалар бакчасында йөрүче балалар Тукайның шигырьләрен, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Ахырдан бергәләшеп “Туган тел “җырын башкардылар.
17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Олы Мишә урта мәктәбендә дә “Язгы изгелек” акциясе старт алды. Ул “Һәр көнне игелек кыл!” девизы астында үтте. Бу акциядә сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар актив катнашты. Көндә яхшылык кылу безнең изге бурычыбыз . Моны укучыларыбыз бик яхшы аңлыйлар.6-7 нче сыйныф укучылары тимурчылык эше алып баралар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янын да укучыларыбыз даими кайгыртып торалар.