ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Чернобыль АЭС фаҗигасенең 31 еллыгы уңаеннан,25 апрель көнне Урта Мишә авылында  “Чернобыль һәләкәте – йөрәк ярасы” исеме астында Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан авылдашлары  Валиев Илнур  белән очрашу үткәрелгән.

Без татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Олы Мәтәскә балалар бакчасында бу атна Тукайга багышланды. Балалар аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Ә бүген авыл мәдәният йортында "Тукай абый безнең күңелләрдә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Безнең бакча балалары мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кичәсе "И туган тел" җыры белән тәмамланды. Кичә бик кызыклы һәм файдалы узды.

   25 апрель көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4, 5, 11 нче сыйныф укучылары математика, тарих, физика фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылар. Укучыларга уңышлар телибез!

Әлеге бәйгенең максаты гаилә белән китап уку традициясен тергезү,  укуга кызыксыну формалаштыру, гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту иде.

Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аның иҗаты турында язылган мәкалләр куелды.     

Китапханә  төне 22 апрель Җир көненә багышланды. Китапханәче Гильмутдинова Р.  табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеген аңлатты. Шулай ук китапханәдә куелган  “Җиребез туган өебез “ дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Акция кысаларында  Иске Җөри  авылы мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәче  Гильмутдинова Р. мәдәният йорты территориясен һәм “Билгесез солдат” һәйкәле янын чистартуда актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International