Әлеге акция уңаеннан 22 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә пенсионерларга булыштылар. Алар өй яннарын чүп-чарлардан арындырдылар, коймаларын буядылар.
21 апрель көнне Шәтке авылы китапханәсендә, "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы мәрхәмәтле Татарстан..." акциясе кысаларында “Портал государственных и муниципальных услуг РТ” дип исемләнгән информацион бюллетень ясалды.
#ЭКОяз2017 акциясе кысаларында табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән экологик чаралар, төрле бәйгеләр үткәрү тәкъдим ителә. Бәйгенең максаты- халыкта экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш булдыру, үзең яшәгән төбәктә чисталыкка, экологиягә карашны уңай якка үзгәртү, агачлар утырту. Шул уңайдан, 22 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә республикакүләм өмә уңаеннан мәдәният йорты территориясен чүп-чарлардан арындырдылар. Экология елы һәм “Мәрхәмәтле Татарстан”акциясе уңаеннан Бөтендөнья Җир көненә багышлап экологик листовкалар таратылды.
Мәдәният хезмәткәрләре клуб биләмәсен чүп – чардан чистарттылар. Иң мөһиме үз территориясендә, чисталык һәм тәртипне, саклап калырга.
Атна башыннан үткәреләсе чаралар планы төзелде. Атналык, ветераннарга, инвалидларга ярдәм итү белән башланды. Балалар белән берлектә “Янәшәдә яши ветеран”- исеме астында тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белешеп, хатирәләрне искә төшереп үттек. Балалар тарафыннан берничә чыгыш күрсәтелде. Китапханәче Петрова Л.И.. китапханәгә йөри алмаучы өлкән яшьтәге китап укучыларның, инвалидларнын өйләренә барып китаплар белән таныштырды. Аларга озын гомер, саулык теләде.
Ә балалар бакчасына баргач, тәрбиячеләр тагын күбрәк мәгълүмат бирә башлый.
Шул уңайдан 3нче балалар бакчасында бара торган Тукай атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 25 апрельдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларына“И, бу әкиятләр дөньясы” дигән әдәби, мавыктыргыч викторина үткәрелде. Зурлар төркеме балалалары исә Г.Тукайның әкиятләрен тыңладылар.
20 апрель көнне балалар бакчасында башлангыч мәктәп укытучылары катнашында рус теленнән ачык шөгыль булып үтте. Шөгыльнең максаты: балаларның рус телендә сөйләшә, аралаша алуы һәм мәктәп белән дәвамчанлык. Бу шөгыльне укытучылар ошаттылар, анализ ясадылар. Балалар русчаны яхшы белә дигән нәтиҗәгә килделәр.
Анда китапханәче Хазипова Ф.А. да катнашты.Үзәк авыл мәдәният йорты территориясе чүптән чистартылды.15 нче,22 нче апрель көннәрендә Үзәк бистәсендә оештырылган өмәләрдә дә Хазипова Ф.А. актив катнашты.
“Китапханә төне” акциясендә катнашучыларга “Книги юбиляры 2017 года” дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Һәрбер катнашучыга китапханә билеты тапшырылды. Шулай ук акциядә катнашучыларга Теләче районы тарихына багышланган “Тарих эзләре буйлап” дигән презентация күрсәтелде.
Бу кичәдә авылыбызның китап укырга яратучы,төрле яшьтәге укучылар катнашты.Акциянең темасы экологиягә багышланган.Укучылар өчен китап күргәзмәләре әзерләнде,аларга күзәтү ясалды.Шулай ук эко-викторина, фикерләү сәләтен үстерүгә уеннар,шигырьләр, рәсем конкурслары үткәрелде, кроссворд чишү ярышлары,табышмаклар чишү бәйгеләре үтте.Бәйгеләр хәрәкәтле уеннар һәм концерт номерлары белән аралашып барды.Төрле образларга кереп фотосъемкалар үткәрелде. Кунаклар чәй,соклар ,баллы ризыклардан авыз иттеләр.Ахырдан дискотека оештырылды. Балалар үзләренең бию сәләтләрен күрсәттеләр.Укучылар киләсе елга Библиотөн 2018 дә катнашырга да бик теләп киләчәкләрен әйтеп,бик җылы саубуллаштылар.