Укучыларга китапларның ничек барлыкка килүе һәм басылып чыгуы турында сөйләнелеп, презентацияләр күрсәтелде. Китапханәгә кайткан яңа китапларга күзәтү үткәрелде.
22 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә Бөтендөнья җир көне һәм библионочь булу уңаеннан авыл яшьләре өчен “Җир – ул уртак йортыбыз” темасына экологик дәрес үткәрелде. Анда табигатьне саклау һәм яклау безнең кулда булуы турында сөйләнелде.
Әлеге акциядә укучылар бик теләп катнаштылар. Алар китап белән бик сак эш итәргә кирәклеген, аны саклап тотарга икәнлегенә төшенделәр.
Бу көнне китапханәче Мингазова Л.В. китап укчыларга үзенең «Максабашым – минем юл башым» исемле презентациясе ярдәмендә авыл тарихына күзәтү үткәрде һәм фикер алыштылар.
Әлеге чараны уздыру вакыты 17.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр. Утырма Г. Тукай иҗатындагы табигать күренешләрен үз эченә алган театральләштерелгән тамаша формасында үтте.
Биредә китап укучыларыбыз Г. Тукайның табигать турындагы шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар, җырларын башкардылар, “Бала белән күбәләк” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге чараны карарга чыгыш ясаучыларның әниләре килгән иде.
Мондый эш алымнары гаиләләрне якынайта һәм гаиләдә китап укуны арттыра.
Алар игелекле эшләр башкарырга өндәп, китап күп укучы гаиләләрнең өйләрендә булдылар. Шул уңайдан, 23 апрель - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көнендә, дүрт гаилә арасында сәнгатьле уку бәйгесе уздырылды.
Әлеге бәйгенең максаты гаилә белән китап уку традициясен тергезү, укуга кызыксыну формалаштыру, гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту иде. Һәрбер гаилә әгъзасы яраткан китабын кычкырып укыды. Дуслык җиңде. Гаиләләрнең дүртесенә дә истәлеккә китаплар бүләк ителде.
Китапханәче Альбина Рахматуллина катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде. Акция «Шигъри – муз” исеме астында үтте. Шигърият сөючеләр үзләренең иң яраткан шигырьләрен музыка астында сәнгатьле итеп укыдылар. “Шигърияттә – яз” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Акциядә катнашучылар “Мин китап укырга яратам” фотоконкурсында катнаштылар.
Китапханәче Газизова Р.Ш. авылыбыздагы экологик проблемаларны бергәләп чишүне презентация ярдәмендә күрсәтте, “ЭкоДом” дип аталган экологик берләшмә төзергә тәкъдим ясады һәм ул кабул ителде.
22 апрель көнне Саба районы Икшермә урта мәктәбендә Миннебаев Рамил Рафикович призына районара татар – башкорт милли көрәш бәйгесе булып узды. Баландыш төп мәктәбеннән Шакиров Наил һәм Галимов Данил 2 нче ,Заббаров Адел 3нче урынны яуладылар. Көрәшчеләрне котлыйбыз!
Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре дә бик актив катнаштылар. Алар, авыл җирлегендә эшләүче кызлар белән, мәдәният йорты биләмәсен, юл кырыйларын һәм авылның тыкрыкларын чүп-чардан арындырдылар.