Китапханәче Миләүшә Нәҗипова шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде, шулай ук "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чара барышында "Туган тел", "Туган авыл", "Кызыклы шәкерт" һәм башка шигырьләре яңгырады. Иң яшь китап укучылар өчен шигырьләре буенча мультфильм карау оештырылды.
Китап укучылар бу төндә кызыклы китаплар укыды.
Чара барышында “Табигать дөньясына китап аша” исемле тематик китап күргәзмәсе урнаштырылды. Без барыбыз да – табигать балалары, димәк, безне аның белән күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора. Табигатьне аңларга, яратырга өйрәнү – укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге чара кызыклы шигырьләр, видеоматериаллар карап җанлы рәвештә узды. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый, минемчә.
22 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсе тарафыннан, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына балаларда ышаныч тәрбияләү йөзеннән, “Дуслык белән көчле без” исемле дуслык сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга дуслык төрләре: балалар дуслыгы , табигать белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы турында аңлатма бирде. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, бердәмлек сыйфатлары булдыру турында сөйләде. Соңыннан Риза Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына күзәтү ясалды.
Казаклар авылы китапханәсендә 22 апрель көнне “Башкалар турында уйла һәм ярдәм ит” исеме астында акция узды. Китапханәдә узган “Изгелек ярминкәсе” ннән җыелган акчага тыл ветераны Садика апага һәм ялгызы яшәүче инвалид Ринат абыйга күчтәнәчләр тапшырылды. Балалар куйган концерт номерларын да бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук балалар белән йорт эшләрендә дә ярдәм күрсәтелде.
Үткәрелгән әлеге акциядән урамнан үтүчеләрнең берсе дә битараф калмады. Һәркайсы балалар белән аралашканнан соң, күңеле тагы да күтәрелеп, үз юлын дәвам итте.
23 апрель көнне «Язгы шәфкатьлелек» акциясе кысаларында, Алан авылы китапханәчесе, күчтәнәчләр белән хезмәт урынында имгәнү алган, күз буенча инвалид, Хабибрахманова Фәнисәнең хәлен белергә барды. Бу акция- язмыш сынауларына дучар булган, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итергә мөмкинлекләрне арттыра.
Межрайонная Инспекция федеральной государственной налоговой службы России № 10 по Республике Татарстан напоминает, что с 31.03.2017г. согласно п. 10 ст. 16 Федерального закона от 22.11.1995 N 171-ФЗ (ред. от 03.07.2016) "О государственном регулировании производства и оборота этилового спирта, алкогольной и спиртосодержащей продукции и об ограничении потребления (распития) алкогольной продукции", розничная продажа алкогольной продукции и розничная продажа алкогольной продукции при оказании услуг общественного питания осуществляются с применением контрольно-кассовой техники.
24 апрель көнне Питрәчтә 2016-2017 ел сезонында Идел буе профессионал булмаган хоккей лигасы А дивизионының Плей-офф финал сериясенедә соңгы уен уйналды. “Теләче” хоккей клубы һәм “Питрәч” хоккей клубы арасындагы хәлиткеч уен безнең район командасы файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, финал уеннары исәбен 3:0 ясап, райондаш хоккейчыларыбыз Чемпион булды!
Бу бәйгедә Баландыш авыл китапханәсенең актив китап укучылары(китапханәчеләре Назипова М.Х) белән берлектә 8 нче сыйныф укучысы Назипов Зөлфәт һәм 2 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл катнашып, 1 нче һәм 3 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар.