ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бу чарада төрле яшьтәге китап укучылар катнаштылар. Аларга  китапханәче башта китапханәгә экскурция оештырды, ә аннары “Авыл тарихы” һәм  “ Чишмәләр  ”буенча презентацияләр күрсәтте. Катнашучыларга  бу  чара ошады.

Бу көнне китап укучылар белән экология елына багышлап төрле конкурслар үткәрелде.

Хәзерге вакытта тәрбияче үзенең эшчәнлегендә лэпбуклар куллана. Лэпбуклар балалар бакчасында эшләү өчен дә, өйдә эшләү өчен дә уңайлы, җайлы. Лэпбуклар белән эшләгәндә бала кирәкле мәгълүматны  үзенә ошаган юнәлеш буенча сайлап ала. Мондый алым балаларга узган тема материалларын кабатлаганда да, яңа әйберләр өйрәнгәндә дә ярдәм итә. Мәсәлән, “Юл йөрү кагыйдәләре” лэпбугында балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы төрле кесәләр урнаштырылган: шигырьләр,  табышмаклар, юл билгеләре, хәрәкәтле уеннар, нәрсә артык һ.б.  Кесәләрнең исемнәре төрле булса да, аңлату, өйрәтү, уйнату бер юнәлештә бирелә: балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, юл билгеләрен тану,  транспорт төрләрен белү һ.б.

Шул уңайдан 18 апрель көнне Иске Карабаян авыл китапханәчесе авылында   яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашу уздырды. Алар  бер урамда ялгыз яшәүче тыл ветераны Макарова Анна, хезмәт ветераннары Воробьва Мария, Чтаева Серафима. Әбиләрнең өй эшләренә булышып, тәмле коймак пешерелде. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

“Язгы изгелек атнасы” уңаеннан “Родник” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе  белгечләре мөмкинлекләре чикле балалы гаиләләрдә булдылар.Белгечләр ярдәмендә балар уен аша дөньяны танып белергә өйрәнәләр.

Төрле түләүләрне, аеруча коммуналь түләүләрне өйдән чыкмый гана башкару –  бу үзе үк цивилизация, безнең киләчәк. Әлеге күргәзмәнең максаты да - авылдашларыбызны электрон хезмәтләрне, коммуналь түләүләрне USLUGI.TATARSTAN.RU порталы аша түләргә  чакыру.

“Язгы изгелек атнасы” уңаеннан “Родник” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе  белгечләре  Олы Мишә, Теләче урта мәктәпләрендә экология дәресләре уздырдылар.  Чараның максаты:  үз районыңның экологик проблемаларына ихтибарны арттыру.

Әлеге акция уңаеннан 22 апрель  көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә пенсионерларга булыштылар. Алар өй яннарын чүп-чарлардан арындырдылар, коймаларын буядылар.

  18 - 21 нче апрель көннәрендә  Казан шәһәрендә  татар теле фәне буенча  V Халыкара олимпиада  үткәрелде. Халыкара олимпиадада  Теләче урта мәктәбе укучысы Якупов Илсаф катнашты.  Илсаф олимпиаданың барлык ярышларында  уңышлы чыгыш ясады. Аны Халыкара олимпиадага татар теле  һәм әдәбияты укытучысы  З.Н. Асадуллина   әзерләде.  Илсафка  Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломы һәм бүләкләре тапшырылды. Котлыйбыз сине , Илсаф! Уңышлар телибез !


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International