Әлеге акция уңаеннан 22 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә пенсионерларга булыштылар. Алар өй яннарын чүп-чарлардан арындырдылар, коймаларын буядылар.