Лесной балалар бакчасында тәрбияче балаларга тәрбия бирүдә төрле яңа алымнар кулланып эшли.

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта тәрбияче үзенең эшчәнлегендә лэпбуклар куллана. Лэпбуклар балалар бакчасында эшләү өчен дә, өйдә эшләү өчен дә уңайлы, җайлы. Лэпбуклар белән эшләгәндә бала кирәкле мәгълүматны  үзенә ошаган юнәлеш буенча сайлап ала. Мондый алым балаларга узган тема материалларын кабатлаганда да, яңа әйберләр өйрәнгәндә дә ярдәм итә. Мәсәлән, “Юл йөрү кагыйдәләре” лэпбугында балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы төрле кесәләр урнаштырылган: шигырьләр,  табышмаклар, юл билгеләре, хәрәкәтле уеннар, нәрсә артык һ.б.  Кесәләрнең исемнәре төрле булса да, аңлату, өйрәтү, уйнату бер юнәлештә бирелә: балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, юл билгеләрен тану,  транспорт төрләрен белү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International