Шигырь бәйрәме

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Без татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Олы Мәтәскә балалар бакчасында бу атна Тукайга багышланды. Балалар аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Ә бүген авыл мәдәният йортында "Тукай абый безнең күңелләрдә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Безнең бакча балалары мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кичәсе "И туган тел" җыры белән тәмамланды. Кичә бик кызыклы һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International